Казанда «Татарстанның иң яхшы дәүләт хезмәткәре» республика бәйгесе башланды

13.09.2017

Казанда «Татарстанның иң яхшы дәүләт хезмәткәре» республика бәйгесенең беренче этабы башланды. Бәйгедә республиканың 27 министрлык һәм идарәләреннән 50 дәүләт хезмәткәре катнаша.

Бәйгенең беренче этабы 13 һәм 14 сентябрьдә Казан федераль университеты Дәүләт һәм муниципаль идарәсенең Югары мәктәбендә уза. Биредә Татарстан Конституциясен белүгә тест эшләү, шулай ук ике дәүләт телен һәм бер чит телне белүгә тест башкару һәм диктант язу каралган.

Икенче көнне катнашучыларны команда белән бергә практик биремнәр көтә.

Бәйге 2014 елда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов боерыгы белән оештырылган. Аның максаты - дәүләт хезмәткәрләрендә мораль кызыксындыру уяту, дәүләт хезмәтенең дәрәҗәсен күтәрү.

Бәйгенең икенче этабы беренче этап нәтиҗәләреннән соң билгеле булачак. Йомгаклау тантанасы 6 ноябрьдә – Татарстан Конституциясе көнендә узачак. 12 җиңүченең һәрберсенә 50 мең сум күләмендә акчалата бүләк тапшырылачак. 
 






Copyright © 2003-2017
Хата таптыгызмы? Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз
Яндекс цитирования