«Кванториум» балалар технопаркы һәм Яр Чаллының КФУ институты хезмәттэшлек кысаларында үзара ике якнын да техник базаларын куллану мөмкинчелеген алалар.
Хезмәттэшлек хакында килешуне 18нче декабрь көнне «Кванториум» директоры Юлия Фукина һәм Яр Чаллының КФУ институты директоры Махмут Ганиев имзаладылар. Бәйрәм итү тантанасы Яр Чаллының Инжиниринг үзәгендә үтте.
Мәгариф оешмалары моңарчы да үзара ярдәм итешә иделәр, моннан соң берлектә эшләү рәсми статуска ия булды.