Яр Чаллы Бизнес-инкубаторы стартапларының 29нчы сайлап алынуы "эш ялы" форматында узачак

16 май 2018 ел., чәршәмбе

26-27нче майда Яр Чаллы ИТ-паркында Бизнес-инкубаторга 29нчы сайлап алу проектлары узачак. Ул Интернет инициативаларын үстерү фонды (ИИҮФ) тарафыннан Harvest эш ялы форматында үтәчәк. Уртак интенсив яңа бизнесменнарга нибары ике көн эчендә үзләренең эшләрен эшләп бетерергә, беренче клиентларын табырга һәм экспертлардан кире элемтәне алырга ярдәм итәчәк. Иң перспектив проектлар Бизнес-инкубатор резидентлары булачак, шулай ук ИИҮФ программаларына чакыру ала алачаклар.

ИИҮФтән Интенсив Россиянең 16 шәһәрендә үткәрелә, гомумән анда 4,5 меңнән артык кеше барды инде. Хәзер чара Яр Чаллы шәһәрендә  узачак, һәм беренче тапкыр ИТ-парк Бизнес-инкубаторында проектлар отборы белән бергә булачак. Иң зур үсеш күрсәткән һәм экспертларның югары бәясен алган  командалар инкубатор резидентлары була һәм үзләренең стартапларын үстерүгә  ярдәм ала алачаклар.

Harvestка 29нчы сайлап алу этабында катнашуга гариза бирүче проектлар эләгәчәкләр. Сайтта теркәү формасын тутырып, моны 20нче майга кадәр эшләргә кирәк. Яңа формат  ярдәмендә Бизнес-инкубатор резиденты  кандидатлары  ИТ-парк белән беренче танышу көнендә үк үзләренең бизнес-идеяләрен экспертларга тәкъдир итә алачаклар.

Harvest эш ялы форматы үзләренең бизнес үсешен тизләтергә теләүче эшмәкәрләр өчен үткәрелә. Комплекслы интенсив сайлап алу этабы катнашучыларына  ике көн өзлексез эштә конкурентлары айлар буе эшләгән эшне эшләргә ярдәм итәчәк. Командалар проектка тулысынча чума, "баш мие штурмы" үткәрә, идея, прототип яки әзер продуктны реаль кулланучыларда (customer development) тестлаштыра һәм бизнес-модельне камилләштерә алачаклар.

ИТ-паркның Бизнес-инкубатор резиденты автомат рәвештә өч тулысынча җиһазландырылган эш урыны, шәхси трекер, Россиянең иң яхшы ментор һәм экспертларына керү мөмкинлеген, шәхси һәм дәүләт финанслауны җәлеп итүгә ярдәм, PR һәм проектын алга җибәрү, проектны  эшләтеп җибәрү өчен куәтле виртуаль сервер алачак. Чит шәһәрләргә ИТ-йортта фатир арендалау мөмкинлеге туа.

Әгәр сезнең үзегезнең стартабыгыз бар икән, сайлап алу сайтында теркәлегез: http://itparkchelny.ru. Гаризалар 20нче майга кадәр кабул ителә. Әгәр сезнең күңелле ял итәсез һәм шәп технологик командага кушыласыгыз килсә, монда теркәлегез: https://tehnopark-v-sfere-vysokih.timepad.ru/event/713316/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования