Роман Шәйхетдинов эшлекле сәфәр белән Кытайда

16 май 2018 ел., чәршәмбе

ТР Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов эшлекле сәфәр белән Кытайда. Визитның максаты – җирле компанияләр белән хезмәттәшлек итү.

Роман Шәйхетдинов Alibaba Group, Hikvision, Dahua technologies  компанияләре һәм Чжецзян провинциясе икътисад һәм мәгълүмат технологияләре комитеты җитәкчелеге  белән очрашулар үткәрде инде.

17нче һәм 18нче майларда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкләгән Татарстан Республикасы рәсми делегациясе составында Роман Шәйхетдинов ИТ-технологияләр җитештерүчеләре белән очрашуда катнашачак (киберкуркынычсызлык өлкәсендә), шулай ук «Татарстан-Ханчжоу» эшлекле форумында чыгыш ясаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Copyright © 2003 — 2018
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты
Яндекс цитирования