Роман Шәйхетдинов Татарстан-Ханчжоу эшлекле форумында чыгыш ясады

17 май 2018 ел., пәнҗешәмбе

Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Татарстан Республикасы  делегациясе, Кытай Халык Республикасына эшлекле сәфәр кысаларында, «Татарстан-Ханчжоу» эшлекле форумы эшендә катнашты. ТР Премьер-министры урынбасары – Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов республиканың ИТ-потенциалын тәкъдир итте.

Аерым алганда, ул югары технологияләр өлкәсендәге «ИТ-парк» технопаркының мөмкинлекләре һәм «Иннополис» махсус икътисадый зонасы турында сөйләде.

Форум ачылышында катнашучыларга сәламләү сүзе белән  Ханчжоу Чжу Цонзю провинциясе Губернаторы урынбасары, Шанхай шәһәрендәге РФ генераль консулы Алексей Евсиков һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгать иттеләр.

«Татарстан, ике дәүләт мөнәсәбәтләре кысаларында, Кытай белән хезмәттәшлекне үстерүгә зур игътибар бирә. Хөкүмәт һәм безнең илнең эшлекле штатлары төрле өлкәләрдә багланышларны  киңәйтү буенча тырышалар. Үз ягыбыздан, без әлеге процессларда төбәк дәрәҗәсендә актив катнашырга әзер», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Кытай белән Татарстанның үзара хезмәттәшлек итүенең иң масштаблы мисалларын санаганда, шул исәптән мәгълүмати-коммуникацион технологияләр өлкәсендә дә, Татарстан Президенты «Хуавэй» компаниясен искәртте. Исегезгә төшерәбез, әлеге компания, югары технологияле җиһазлар белән тәэмин итүче буларак, Иннополиста  5G бишенче буын  тәҗрибә зоналары челтәрен булдыру буенча актив катнаша.

Татарстан Республикасы делегациясе вәкилләренә җавап сүзендә Ханчжоу провинциясен кыскача тәкъдир итү үткәрелде. Шулай ук эшлекле форумда катнашучы кытай компанияләре вәкилләре белән адреслы очрашулар узды.

Фото: en.xfafinance.com

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Copyright © 2003 — 2018
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты
Яндекс цитирования