Казанда WorldSkills Russia – 2018 милли чемпионатының сайлап алу ярышлары старт алды

17 май 2018 ел., пәнҗешәмбе

Бүген Казанда Төбәкара компетенцияләр үзәге базасы – Казан Мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумында (МЦК-КТИТС) VI Милли WorldSkills Russia – 2018 «Яшь профессионаллар» чемпионаты финалының ачылу тантанасы узды. Анда ТР Премьер-министры урынбасары - Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрының беренче урынбасары – Дмитрий Вандюков һәм «Яшь профессионаллар (Ворлдскиллс Россия)» берлегенең  техник директоры  Алексей Тымчиков катнаштылар.

Ярышларда Россия Федерациясенең 57 төбәгеннән, Татарстан Республикасыннан да, якынча 150 гә якын кеше һәм 140 эксперт катнаша. ТР җыелмасы барлык җиде «өлкәннәр» «Ворлдскиллс» компетенциясендә тәкъдим ителгән. Шуларның бишесе  ИТ өлкәсеннән: видеопроизводство, графика дизайны, информацион кабель челтәрләр, «1С: Предприятие 8» платформасы бизнесы өчен ИТ-хәл итү. Шулай ук Татарстан җыелма командасы «Ворлдскиллс яшүсмер егетләр» ике компетенциясендә катнаша. Ярышлар 24 нче майга кадәр дәвам итәчәк, аларның нәтиҗәләре буенча, 2018 елның 8-12 августында  Южно-Сахалинск шәһәрендә узачак «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) – 2018 Милли чемпионаты   финалында катнашу өчен төбәкләр билгеләнәчәк.

«Бүген бу «осталык бәйрәмендә» безнең бөтен яшь категорияләре диярлек  тәкъдим ителгән – яшүсмер егетләр дә, зуррак категорияләр дә. Мондый чаралар безнең Татарстанда прогрессның двигателе булып торалар», - дип билгеләп үтте сәламләү чыгышында Рафис Борһанов. – Ярышларда катнашучы барыгызга да зур уңышлар телим – җиңегез, беренче чиратта үзегезне!»

«Сайлап алу ярышлары  иң яхшы үзәкләрнең берсендә уза. Россия Төбәкара компетенцияләр үзәге  Казан Мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы базасында урнашкан.  Ул инде Европа һәм дөнья чемпионатларының мобиль робот техникасы буенча көмеш призерларын әзерләгән иде. Бу бик җитди казаныш, - дип хәбәр итте Алексей Тымчиков. - Мондый «везучие» диварлар  катнашучыларга ярдәм итәргә тиеш! Иң көчлесе җиңсен!»

«Бүген Татарстанның Төбәкара компетенцияләр үзәге Ворлдскиллс юнәлеше буенча белгечләр әзерләп кенә калмый, ә урта һөнәри белем бирү өлкәсендә яңа уку программалары да әзерли – әлеге белем бирү стандартларын 100 дән артык россия техникумы куллана инде, – дип ассызыклады сәламләү сүзендә Дмитрий Вандюков. – IT-компетенцияләр буенча ярышларның Татарстанда узуы – безнең уртак эш нәтиҗәсе. Без иң яхшы дөнья стандартларын карый, аларның белем бирү стандартларын үзебезнеке белән чагыштыра алабыз. Безнең егетләр халыкара дәрәҗәдә көндәшлеккә сәләтле булырга тиеш».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Copyright © 2003 — 2018
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты
Яндекс цитирования