Журналистларга республика делегациясенең ПМЭФ-2018дә катнашу нәтиҗәләре турында сөйләделәр

29 май 2018 ел., сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан делегациясенең Петербург Халыкара Икътисадый форумында катнашу нәтиҗәләре буенча брифинг узды. Анда ТР Премьер-министры урынбасары – Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР икътисад министры Фәрит Габделганиев катнаштылар.

Чара 24-26 нчы майда Санкт-Петербургта узды. Быел аның темасы –«Икътисад». Анда 143 илдән 17 мең кеше катнашты. Форум кысаларында якынча 2,4 трлн. сумлык барлыгы 500 дән артык килешү төзелде. Татарстан данын 40 тан артык кешедән торган  делегация яклады.

ПМЭФ кысаларында берничә эшлекле очрашу үткәрелде, кайбер мөһим документларга кул куелды. Брифинг спикерлары алар буенча мәгълүматларны яңгыраттылар. Роман Шәйхетдинов, үз чиратында, форумның төп ИТ-чаралары турында якынча гына нәтиҗәләр чыгарды.

Шулай итеп, ПМЭФ-2018 кырларында гадәттәгечә IBM (International Business Machines) компаниясе вәкилләре белән очрашу узды. Очрашуда электрон сәламәтлек саклау, фән һәм мәгариф өлкәсендә элемтәләрне үстерү, Республиканың цифрлы үсешендә IBM компаниясенең тәҗрибәсен һәм технологияләрен куллану, Татарстан белән IBM компаниясенең киләчәктәге хезмәттәшлеге сөйләшенде.

Очрашу барышында Россия һәм СНГ илләрендә Cisco компаниясенең  вице-президенты Джонатан Спарроу белән ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы арасында Татарстан Республикасында ИТ- мәгариф системасын үстерү турында килешү төзелде. Әлеге килешү кысаларында Татарстан Республикасы ИТ- мәгариф системасында хезмәттәшлек үсәчәк. Килешү шулай ук Татарстан Республикасында WorldSkills хәрәкәте үсешен күздә тота.

Исегезгә төшерәбез, Cisco – югары технологияләр өлкәсендә эшләүче дөньядагы иң эре компанияләрнең берсе. Компания эшчәнлеге биш төп технологик юнәлешкә юнәлтелгән: магистраль маршрутлаштыру; коммутация һәм хезмәтләр күрсәтү; уртак эш өчен хәл итү; мәгълүматларны эшкәртү үзәкләрен виртуализацияләү һәм болытлы исәпләү; видеотехнологияләр; бизнесны трансформацияләү өчен архитектура.

Тагын бер килешү – Татарстан Республикасы һәм Х5 Retail Group компаниясе арасында – ПМЭФ-2018 кысаларында кул куелды. Килешүнең асылы – Иннополис университеты базасында ритейл өчен инновацияләрне үстерү. Килешү  шартлары буенча X5 Retail Group компаниясе Иннополис университеты белән берлектә фәнни-тикшеренү проектларын үткәрә башлаячак. Аерым алганда: киләчәк кибете пилотлы проекты, ваклап сату процессларын автоматлаштыру һәм роботлаштыру өчен инновацион продуктлар, заманча технологияләр һәм хезмәтләрне сынау буенча. Шулай ук яклар студентлар өчен белем бирү программалары булдырырга  һәм иң яхшы ИТ-белгечләрне X5кә эшкә урнаштыруны, мәктәп укучылары өчен IT-олимпиадалар һәм тематик хакатоннар оештырырга планлаштыралар. Моның өчен X5 Retail Group «Иннополис»МИЗ партнеры статусын алачак.

Х5 Retail Group — заманча ваклап сатуның алып баручы компаниясе. Холдинг структурасына керүче брендлар: «Пятерочка», «Перекресток», «Карусель» сәүдә челтәрләре. Компаниянең идарәсе астында Мәскәүдә һәм Санкт-Петербургта лидерлык позициясендә булган 12 меңнән артык кибет санала.

Шулай ук Татарстан Республикасы  глобаль энергетика компаниясе ҖАҖ «Газпром» белән (Аның төп юнәлешләре: геологоразведка, газны табу, транспортлау, саклау, эшкәртү һәм сату)  тагын бер килешүгә кул куйды.

2016 елның көзендә төзелгән ҖАҖ «Газпром» һәм Татарстан Республикасы арасындагы килешү буенча алар фәнни-техник хезмәттәшлек һәм партнерлыкны үстерергә тиешләр. Яңа килешү 1D һәм 3D геомеханик модельләштерү өчен югары төгәллекле исәпләү алымнарын эшләү буенча гамәлдәге проектны киңәйтү һәм үстерү дигәнне аңлата. Шулай ук документ РФ нефть-газ секторыыннан яңа партнерларны  җәлеп итүне күздә тота.

Билгеләп үтик, хезмәттәшлек итү барышында Иннополис Университеты базасында чит ил аналогларын алыштыручы ил программ карарларын төзиләр. Моннан тыш, Россия ИТ-югары уку йорты 1D һәм 3D геомеханик модельләштерүнең исәп-хисап модуле прототибын булдырачак. Моннан тыш, ИТ-югары уку йортында нефть-газ секторы өчен программ комплексларын эшләүгә юнәлтелгән яңа фәнни-тикшеренү үзәген ачу планлаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования