Иннополис Университетында робот техникасы һәм мехатроника өлкәсендә Милли компетенцияләр үзәге ачылды

6 июнь 2018 ел., чәршәмбе

Рәсми чара «Россия сәнәгатенең цифрлы индустриясе» бөтенроссия конференциясе кысаларында узды. Яңа Иннополис россия робот техникасының үзәгенә әверелә.

Ачылыш тантанасында ТР премьер-министры урынбасары — Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Иннополис университеты директоры Кирилл Семенихин, Иннополис университеты ректоры Александр Тормасов, Стратегик инициативалар агентлыгы «Яшь профессионаллар» юнәлеше директоры Дмитрий Песков һәм Россия венчур компаниясе генераль директоры Александр Повалко катнаштылар.

2018 елның май аенда россия ИТ-югары уку йорты «Робот техникасы һәм мехатроника компонентлары» үтәли технологиясе буенча компетенцияләр Үзәген булдыру һәм үстерү буенча грант конкурсында җиңү турында игълан итте. Үзәк консорциумына 16 әйдәп баручы югары уку йорты, 5 гамәли академик институт, Франция, Кытай, Дания, Швеция, Германия һәм Норвегия илләреннән 7 чит ил партнеры һәм 16 индустриаль партнер керде. Алар арасында: МФТИ, ИТМО, ВШЭ, ДВФУ, ИППИ РФА ИМАШ, РФА, Газпром, Сбербанк, Аэрофлот, IMT Atlantique (Франция) һәм Shenzhen Institute of Advanced Technology (Кытай).

Үзәк сәнәгать һәм коллаборатив робот техникасын үстерү, медицина, өй, авыл хуҗалыгы һәм тернәкләндерү өлкәсендә яңа карарлар булдыру, кешесыман һәм күп аяклы роботлар, пилотсыз леталь һәм җир өсте транспорты эшкәртү белән шөгыльләнәчәк. Инде май аенда ук Иннополис университеты компетенцияләр Үзәге яңа проектлар өстендә эшли башлаячак, алар арасында: электромобильләрнең инновацион моделе, модульле гибрид автоном транспорт чаралары, югары технологияле протезлар һ.б.

Милли компетенцияләр 4 яңа лаборатория ачачак: «Сәнәгать робот техникасы» (май 2018), «Автоном транспорт чаралары» (сентябрь 2018), «Мехатроника идарәсе һәм прототиплаштыру» (февраль 2019), «Махсус робот техникасы» — мобиль, хезмәт күрсәтү, медицина, космик, авыл хуҗалыгы, когнитив һәм социаль робот техникасы (май 2019).

Очрашу ахырында ИТ-югары уку йорты хезмәткәрләре Робот техникасын үстерү үзәге һәм аның партнерлары эшли торган проектлар турында сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования