Казан шәһәре думасының XXVII сессиясендә электрон хезмәт үсеше перспективалары турында фикер алыштылар

7 июнь 2018 ел., пәнҗешәмбе

ТР Дәүләт хезмәтләре порталы файдаланучыларына мөһим мәгълүматлар телефоннарына белдерү рәвешендә килеп барачак. Кичә XXVII сессиясендә Казан шәһәре думасы, шәһәр мэры Илсур Метшин рәислегендә, электрон хезмәтләр һәм цифрлы икътисад буенча фикер алыштылар. Утырышта Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары Тимур Зарипов катнашты.

ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә мнистры урынбасары цифрлы икътисадны  үстерү өлкәсендә төп бурычлар турында сөйләде. Аларның казанышлары өчен республикада ведомствоара «Цифрлы Татарстан» эшче төркеме төзелгән. Ул республикада санлы трансформациянең 10 юнәлешен эшләгән.

Шул рәвешле, Татарстан Республикасында санлы трансформация санлы экосистеманы формалаштырырга, инновацион үсешне тәэмин итәргә һәм көндәшлеккә сәләтле төбәк ясарга мөмкинлек бирәчәк.

Шул исәптән төп бурычлар – татарстанлыларга бөтен мөһим мәгълүмат белдерү рәвешендә телефоннарына килсен өчен гамәлдәге электрон ресурсларны телефон мессенджеры астына җайлаштыру.

Хәзер ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре порталында uslugi.tatar.ru төзелешкә рөхсәт бирү, гражданнарны торак урыннарга мохтаҗлар буларак исәпкә бастыру, торакны перепланировка үткәрүгә килештерү, реклама конструкцияләрен урнаштыруга рөхсәт бирү, инвалидларга парковкага  рөхсәт бирү, балаларны балалар бакчаларына теркәү җитештерелә. 2019 елның ахырына кадәр муниципаль хезмәтләрнең яртысын электрон рәвешкә күчерү планлаштырыла.

Казан мэры республикада цифрлы проектларны гамәлгә кертүдә актив эш башкарганы өчен ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгына рәхмәтен белдерде.

Фото: порталы kzn.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования