ИТ-парк ЦИПР-2018 кысаларында ИТ-компанияләрне экспортка чыгару тәҗрибәсе белән уртаклашты

7 июнь 2018 ел., пәнҗешәмбе

Иннополиста «Россия сәнәгать санлы индустриясе» (ЦИПР-2018) санлы икътисад мәсьәләләре буенча IT-конференциясе уза. Конференциянең  беренче эш көнендә югары технологияләр өлкәсендәге «ИТ-парк» Технопаркы төп эш юнәлешләрен тәкъдир итте - Дата-үзәк, Бизнес-инкубатор һәм ИТ-эшләнмәләр, шулай ук IT-карарларын экспортка чыгару буенча үзенең стратегиясе белән уртаклашты.

Кичә «География һәм Россия IT экспорты стратегиясе» сессиясендә ИТ-парк директоры Антон Грачев ИТ-компанияләре продуктларын экспортка чыгаруга булышлык күрсәтү буенча тәҗрибәсе белән уртаклашты.

Спикерлар билгеләп үткәнчә 2017 елда Россия IT-продукциянең экспорт күләме 8,5 млрд. доллардан артык тәшкил иткән, әмма бу саннар шартлы. Факторларга карамастан россиянең мәгълүмат технологияләре көчле экспорт потенциалына ия.

Бизнес-инкубатор җитәкчесе Сәйяр Сабиров «Венчур трендлары һәм 2019 сессиясенең инвестицион тенденцияләре» модераторы буларак чыгыш ясады. Спикерлар, алар арасында АО «РВК», Phystech Ventures; Pulsar Venture Capital " һәм башка иң эре IT-компанияләр лидерлары, венчур инвесторларның  инвестицион фокусын трансформацияләү мәсьәләләрен яктырттылар, санлы икътисад кысаларында инвестицияләүнең кайнар юнәлешләре турында фикер алыштылар.

Конференциянең соңгы көнендә Digital Start санлы эшмәкәрлек компетенцияләрен үстерү Төбәк программалары юл картасын формалаштыру буенча стратегик сессиясе уздырылачак. Билгеләп үтелгәнчә, сессиянең эше барышында ел саен үтә торган чаралар циклы форматында Digital Start программасын гамәлгә ашыру буенча юл картасы эшләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Copyright © 2003 — 2018
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты
Яндекс цитирования