Татарстанда 33 меңнән артык электрон больничный бирелгән

9 июнь 2018 ел., шимбә

Бүген ТР премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов видеоконференция режимында узган республика киңәшмәсендә катнашты. Ул анда Татарстанда нетрудоспособность турында электрон листларын кертү нәтиҗәләре турында хәбәр итте.

Исегезгә төшерәбез, 2017 елның 1 нче июленнән «Вакытлы нетрудоспособность очрагында мәҗбүри социаль страховкалау» Федераль законына үзгәрешләр үз көченә керде. Хәзер нетрудоспособность листогы кәгазь формада гына түгел, ә электрон форматта да биреләчәк. Татарстанда әлеге закон 1,4 млн эшләүче гражданнарга турыдан-туры кагыла. Алар электрон листокларны алу өчен бер тапкыр ЛПУда ризалык бирергә тиеш.

Министр билгеләп үткәнчә, нетрудоспособность турындагы листокны кертү проекты Татарстанда 2017 елның 1 нче июленнән РФ Социаль иминиятләштерү Фонды ведомство системасы платформасында пилотлы кулланылышка җибәрелде. Агымдагы елның март аенда  «Татарстан Республикасының Электрон сәламәтлек саклавы» республика системасы эшләнеп бетте. Анда барлык дәүләт медицина оешмалары эшли. Табиблар даими эшли торган системада электрон больничныйлар язып бирү мөмкинлеген алдылар. Апрель аенда проект Татарстан Республикасының барлык медицина оешмаларында сәнәгый кулланышка җибәрелде. Шуның белән беррәттән бирелгән электрон больничныйлар  саны да артты. Февраль аенда Татарстанда 0,4% электрон больничный бирелсә, май аенда бу күрсәткеч 18% ка арткан.

Май аенда республиканың медицина оешмалары 17 меңгә  якын нетрудоспособность турында электрон листлар биргән. Проектны гамәлгә ашыру чорында барлыгы 33 меңнән артык электрон листлар бирелгән. Республика муниципаль оешмалары арасында лидерлар: Әтнә, Буа, Лаеш районнары. Май аенда электрон больничыйларны Яшел Үзән, Минзәлә районнары һәм Казан шәһәре иң аз алганнар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Copyright © 2003 — 2018
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты
Яндекс цитирования