Иннополиста «Россия сәнәгать цифрлы индустриясе -2018» конференциясе тәмамланды

9 июнь 2018 ел., шимбә

Кичә Иннополиста узган «Сәнәгать Россиясенең цифрлы индустриясе– 2018» (ЦИПР) конференциясендә Татарстанда, Россиядә һәм дөньядагы цифрлы трансформация үзенчәлекләре турында сөйләштеләр.

Конференциянең соңгы көнендә ТР Президенты Рөстәм Миннеханов белән Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов һәм башка рәсми затлар санлы карарлар күргәзмәсен карап чыктылар.

«Цифрлы кооперация. Дәүләт һәм бизнесның яңа хезмәттәшлеге мөмкинлекләре» пленар сессиясендәге чыгышында Рөстәм Миннеханов Татарстан заманча технологияләргә зур игътибар бирә дип ассызыклады. Төбәкнең санлы трансформациясе буенча бурычларны хәл итү кысаларында уңышлы мисаллар арасында түбәндәгеләр яңгырады: ашыгыч медицина ярдәме бригадаларын ГЛОНАСС+112 системалы планшетлары белән җиһазлау; «Имин шәһәр» программасы кысаларында торак йортлар һәм инфраструктура объектларын контрольлек итүче 56,5 мең видеокамера урнаштыру; архив эшендә блокчейн технологияләрен куллану һәм башкалар.

ТР президенты дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүне электрон рәвешкә күчерү буенча юнәлешләр үсүен аеруча ассызыклады. Шулай ук Татарстан Президенты цифрлы трансформация кысаларында республиканың сәнәгать предприятиеләрен гамәлгә ашыручы берничә мәсьәләне билгеләде.

Пленар сессиянең спикерлары булып Иннополис университетының күзәтчелек советы рәисе Николай Никифоров, РФ Бөтендөнья банкы программалары җитәкчесе Кристофер Миллер, НИУ ВШЭ вице-президенты Игорь Агамирзян, «Автоматика» концерны башлыгы Сергей Сахненко, Евразия икътисадый комиссиясе эчке базары, мәгълүматлаштыру һәм элемтә мәгълүмат-коммуникация технологияләре буенча министры Карине Минасян чыгыш ясадылар. Очрашуның  модераторы телетапшырулар алып баручы Тина Канделаки булды.

Исегезгә төшерәбез, ЦИПР-2018дә федерациянең 44 субъектыннан (шулай ук чит ил партнерлары һәм кунаклар) якынча 5 мең кеше катнашты. Конференциянең ахырында Рөстәм Миннеханов катнашучыларга киләсе елда фикер алышу өчен төрле мәсьәләләр буенча план төзергә тәкъдим итте һәм барысын да киләсе  ЦИПР конференциясенә чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Copyright © 2003 — 2018
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты
Яндекс цитирования