ТР дәүләт хезмәтләре порталында түләүләрнең күбесе комиссиясез гамәлгә ашырыла

9 июнь 2018 ел., шимбә

Бүген ТР Дәүләт хезмәтләре порталында 79 төрле түләү сервисы эшли. Алар ярдәмендә коммуналь хезмәтләрне, хәйрия взносларын бик җиңел һәм тиз түләргә, телефон яки баланың мәктәп картасы балансын тулыландырырга була.

Агымдагы елның биш аенда татарстанлылар портал аша 5,6 млн артык түләү операцияләре ясадылар. Чагыштыру өчен: үткән елның шул ук чорында 4,8 млн. электрон түләү теркәлгән. Татарстанлылар портал аша ешрак ТКХ хезмәтләрен, балалар бакчасы өчен һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штрафларын түлиләр.

Түләү сервисы сыйфатында ТР дәүләт хезмәтләре порталының популярлыгы кулланучылар өчен уңайлылыгы нәтиҗәсендә тотрыклы рәвештә арта. Әйтик, «Автоплатеж» сервисын куеп, счетлар өчен даими түләүне онытырга да була. Сервис автоплатежның мөмкин кадәр суммасын яки аның айлык үткәрүнең билгеле бер датасын билгеләргә мөмкинлек бирә.

Портал аша түләүләр үткәрергә уңайлы гына түгел, ә отышлы да. Порталда түләүләрнең төп өлеше комиссиясез – мәсәлән, хәйрия взнослары, газ һәм электр белән тәэмин итү хезмәте, ЖКХ. Шул сәбәпле татарстанлылар, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 2018 елның  гыйнвар-май айларында  коммуналь хезмәтләр өчен 33 процентка артыграк түләү ясадылар.

Әйтергә кирәк, порталда түләү операцияләре үткәрү куркынычсыз. Техник кыенлыклар туган очракта (843)5-114-115 телефоны буенча тәүлек буе эшли торган контакт үзәккә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Фото: pixabay.com

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Copyright © 2003 — 2018
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты
Яндекс цитирования