Татарстанда ҖАҖ «КАМАЗ» төзегән пилотсыз электробус мөмкинлекләрен күрсәттеләр

12 июнь 2018 ел., сишәмбе

Бүген Казанда пилотсыз электробусны - автомобиль төзелешенең иң яңа эшләнмәсен тәкъдим иттеләр. Чара «Татнефть-Арена» боз сарае янындагы мәйданчыкта узды.

Кунакларга «Киң Адаптив Транспорт Логистикасы» прототибы автономияле идарәсе турында сөйләделәр. Беспилотник каты өслекле юллар өчен билгеләнгән. Хәрәкәт өчен ул цифрлы карталарның, навигация һәм техник орган системалары мәгълүматларыннан файдалана. Электробусның өстенлекләре: югары эксплуатацион нәтиҗәлелек, экологик таләпләргә туры килүе, тавышсыз хәрәкәт һәм башкалар.

Электробус тизлеген сәгатенә 110 км кадәр үстерергә сәләтле, парк һәм күргәзмә зоналарында – сәгатенә 40 км кадәр. Бүген  оештыручылар кунаклар өчен презентация үткәрделәр: «ШАТЛ» 15 км/сәгать тизлек белән 650 метрга кадәр барды. Автомобиль объектларны үзе таный һәм маршрутны төзи, хәрәкәт тизлеген билгели. «МегаФон» компаниясе 5G пилотлы зонасын ачты  һәм «Камаз» белән партнерлыгында Россиядә беренче тапкыр автоном транспорт хәрәкәтен алып бару өчен бишенче буын кәрәзле элемтә технологиясен практик куллануны күрсәтте. Бишенче буын челтәрләрен практик куллану яңа 3,4–3,8 ГГц ешлык диапазоннарында булдырылды.

Пилотлы зона Казанда футбол буенча бөтен дөнья чемпионаты матчлары дәвамында эшләячәк. Һәрбер теләгән кеше фан-зонадан «Казан-Арена» стадионына юлның күпмедер өлешен үтә алачак.

Фото: president.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Copyright © 2003 — 2018
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты
Яндекс цитирования