Казан телеманарасы Россия триколоры төсләренә буялды

13 июнь 2018 ел., чәршәмбе

Россия радиотапшырулар челтәре (РТРС) футбол буенча 2018 елгы Дөнья Чемпионаты шәһәрләрендә – Самара, Түбән Новгород, Саранск, Калининград, Сочи, Ростов һәм башкалар –  антенна-мачтлы корылмаларның архитектура-сәнгать подсветкасы буенча кызыклы проектны гамәлгә ашырды. Казанда Можайский урамы буенча урнашкан телеманара да бәйрәм кыяфәте алды.

Казан телеманарасы төрле төсләргә буяла ала, мәсәлән Россия триколоры яки Татарстан Республикасы флагы төсенә. Шулай ук аңа текст рәвешендә мәгълүмат та язырга мөмкин. Подсветканың төзелеше исә үз эченә берничә төр яктырту җиһазын ала: заливной утның прожекторы, светодиод трубкалар һәм пиксельле гирляндалар – шуның хисабына төрле сәхнәләр булдырыла: мәсәлән, балкыш яки мерцание.

РТРС «Татарстан Республикасы РТПЦ» филиалында билгеләп үткәнчә, архитектура-сәнгать подсветкасын тормышка ашыру өчен, компания тарафыннан манараны тикшерү, металл конструкцияләрен көчәйтү, монтаж буенча эшләр үткәрелгән. Татарстанда проектны тормышка ашыру гомуми чыгымнар 8,5 млн. сумны тәшкил итте.

Казан телевидениесе манарасы 192 м биеклектәге металл конструкциядән гыйбарәт. Башнядан  цифрлы ТВның 2 мультиплексы, 6 аналогик телеканалы һәм 6 FM-радиостанциясе эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Copyright © 2003 — 2018
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты
Яндекс цитирования