Эшкуарлар өчен электрон хезмәтләр – ТР Дәүләт хезмәтләре порталында

5 июль 2018 ел., пәнҗешәмбе

Татарстан эшмәкәрләре өчен электрон хезмәтләр ТР Дәүләт хезмәтләре порталында һәм «ТР Хезмәтләре» мобиль кушымтасында ачык. Электрон рәвештә гариза бирү ведомствога артык визитларны төшереп калдырырга мөмкинлек бирә,кирәкле документларны алу процедурасын җиңеләйтә һәм вакытны экономияли.

Уңайлы булсын өчен барлык хезмәтләр төп менюда «Эшмәкәрләр өчен электрон рәвештә хезмәтләр» бүлегендә урнаштырылган.

Вакыт-вакыт сервислар киңәя һәм яңартыла. Әйтик, узган ел азагында ТР территориясе буенча уза торган гомуми файдаланудагы автомобиль юлларында эре габаритлы һәм авыр йөкне күчерү буенча рөхсәт бирү буенча электрон хезмәт эшләнеп бетте. Биредә гариза формасы тутырыла һәм 30% ташлама белән хезмәтләрне алу өчен дәүләт пошлинасы түләнелә.

Шулай ук төсле металл калдыкларын җыю, лицензияләү, саклау, эшкәртү һәм сату эшчәнлеген алу өчен заявка калдырырга мөмкин.

Бирелгән гаризаның статусын порталда, кулланучының шәхси кабинетында тикшерергә мөмкин. Әзер документны КФҮдән алырга кирәк.

«Бизнес өчен КФҮ» махсус бүлекчәләре Казанда түбәндәге адреслар буенча урнашкан: Мәскәү ур., 55 һәм Петербург ур., 28. КФҮ бизнес-офислары шулай ук Яр Чаллыда, Түбән Камада, Алабуга һәм Чистайда бар.

Фото: pixabay.com

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования