Татарстан укытучылары яңа ноутбуклар алачак

6 июль 2018 ел., җомга

Яңа уку елында Татарстан укытучылары 17,5 мең яңа ноутбук алачак. Шулай итеп, 2018 нче елда 2010-2011 елларда «Укытучыга ноутбук » программасы кысаларында бирелгән өч еллык техника яңарту программасы төгәлләнә. Исегезгә төшерәбез, 2010-2011 елларда бөтен республика буенча укытучылар 35 меңнән артык ноутбук алган иде.

2016 елдан башлап Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы мораль искергән җиһазларны алыштыруга кереште. 2016 елда 10 мең ноутбук яңартылды, 2017 елда – 17,5 мең, 2018/2019 уку елы башына тагын 17,5 меңләп яңартырга планлаштырыла.

Шуны билгеләп үтәргә кирәк, 2018 елда өч еллык яңарту программасы тәмамлана. Киләчәктә техника искерү һәм базарда заманча җайланмалар барлыкка килү дәрәҗәсе буенча программаны дәвам итү мөмкинлеге каралачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Copyright © 2003 — 2018
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты
Яндекс цитирования