Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы 41 чыгарылыш сыйныф укучысы укуларын кызыл диплом белән тәмамладылар

6 июль 2018 ел., җомга

Бүген Казан Мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы (МЦК-КТИТС) – Төбәкара компетенцияләр үзәгенең 201 студенты белем бирү учреждениесен  тәмамлау турында тантаналы рәвештә диплом алды. 41 студент укуын кызыл диплом белән тәмамлады.

Дипломнар тапшыру тантанасына чыгарылыш сыйныф укучыларын котларга ТР Премьер-министры урынбасары – Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы бишенче чакырылыш Дәүләт Советы депутаты, ҖАҖ «Таттелеком» генераль директоры Лотфулла Шәфигуллин, Казан шәһәре Думасы депутаты, ТР ҖАҖ «МТС» филиалы директоры Марат Шакиров һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашты.

Роман Шәйхетдинов сәламләү сүзендә билгеләп үткәнчә, ИТ-белгечләргә ихтыяҗ даими рәвештә арта һәм ул ел саен ИТ-компанияләрнең артуына бәйле. Мисал өчен, Татарстанда гына да бу тармакка 1700 компания җәлеп ителде, анда 32 мең хезмәткәр эшли. Ул чыгарылыш укучыларына уңышлар, алга таба да яңа, кызыклы проектлар теләде.

Бүген диплом алган белгечләр арасында WorldSkills хәрәкәте региональ, илкүләм һәм халыкара чемпионатлары призерлары да бар.

МЦК-КТИТС студентларының соңгы әһәмиятле казанышларының берсе – WorldSkills Abu Dhabi 2017 эшче һөнәрләренең дөнья чемпионаты «Мобиль робот техникасы» компетенциясендә көмеш медаль. Аны МЦК-КТИТСны тәмамлаган Андрей Дюбанов яулады. Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән аралашканда, ул билгеләп үткәнчә, нәкъ менә техникум ярдәмендә ул бу чемпионат хәрәкәтенә кереп китте һәм шундый әһәмиятле нәтиҗәләргә иреште. Бүген ул кызыл диплом алды һәм алга таба да техникумда эшләргә планлаштыра.

Башка чыгарылыш укучысы – WorldSkills Russia региональ чемпионаты  «Челтәр һәм системалы администрацияләштерү»  компетенциясендә җиңүче булган  Антон Поликасовка Андрей Дюбанов уңышларын әле кабатларга кирәк. Антон августта Южно-Сахалинскига "WorldSkills Russia" чемпионатында республика данын якларга китәчәк. Аның белән бергә әлеге ярышларда ИТ-компетенция буенча тагын 9 техникумы вәкиле, шул исәптән 2 юниор да катнашачак.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: МСК-КТТС студентлары икенче ел рәттән WorldSkills Russia стандартлары буенча демонстрацион имтихан үтү буенча бөтенроссия проектында катнаша. Мондый имтихан нәтиҗәләре буенча студентлар SkillsPassport алалар. Быел мондый паспортны  31 техникум тәмамлаган студент  алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Copyright © 2003 — 2018
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты
Яндекс цитирования