Роман Шәйхетдинов КФУНЫҢ ИТИС Югары мәктәбе тәмамлаучыларына кызыл дипломнар тапшырды

6 июль 2018 ел., җомга

Бүген Казан федераль университетының император залында мәгълүмати технологияләр һәм мәгълүмати системалар Югары мәктәбе тәмамлаучыларына дипломнар тапшыру тантанасы узды. Бу инде ИТИС Югары мәктәбе бакалаврларының дүртенче һәм магистрларның өченче чыгарылышы. Бүген 155 кеше диплом алды, шуларның 18е кызыл диплом белән тәмамлады.

Тантаналы чарада ТР Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасының Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, мәгариф эшчәнлеге буенча КФУ проректоры Дмитрий Таюрский һәм ИТИС Югары мәктәбе директоры Айрат Хасьянов катнаштылар.

Роман Шәйхетдинов отличник-студентларга кызыл дипломнар тапшырды: «Югары уку йортын тәмамлау – бу сезнең тормышыгызда яңа этап. Татарстанда университетны тәмамлаучылар тормышта үз урыннарын тапсыннар өчен күп эш эшләнелә. Ышанам, күбегез инде үз проектларын гамәлгә ашыралар. Әгәр проектлар, стартаплар буенча үзегезнең идеяләрегезне тәкъдим итсәгез, мин бик шат булырмын. Барыгызга да уңышлар! Яңа җиңүләр телим».

Шулай ук укучыларны котларга КФУНЫҢ ИТИС Югары мәктәбе ИТ-компания-партнерлары вәкилләре килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования