Штрафстоянка: машинаның кайда урнашканын ничек белергә?

9 июль 2018 ел., дүшәмбе

Еш кына автомобиль хуҗалары үзләренең транспорт чараларын калдырган урында таба алмыйлар, һәм бу – бүгенге көндә бик гадәти күренеш, бигрәк тә зур шәһәрләрдә. Дөрес парковка ясамау яки юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен автомобильләрне штрафстоянкага алып китәләр. Автомобильне кая эвакуацияләүләрен ТР Дәүләт хезмәтләре порталында һәм «ТР хезмәтләре» мобиль кушымтасында белергә була.

Мәгълүматны «Эвакуация» бүлегендә барлык кирәкле кырларны тутырып (дәүләт номеры, регион, транспорт чарасын теркәү турындагы таныклык номеры) карарга була.

Мөһим! Транспорт чараларын  эвакуацияләү турындагы мәгълүмат Порталның мәгълүматлар базасында автомобильне спецстоянкага алып килгәч кенә барлыкка килә.

Автомобиль турындагы мәгълүматларны ТР Дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинетта саклап калып була.

«ТР хезмәтләре» мобиль кушымтасы Play Маркет һәм App Store  йөкләп алып була.

Фото: Олег Косов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Copyright © 2003 — 2018
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты
Яндекс цитирования