Цифрлы белем бирү хезмәтләре Татарстан Республикасы халкы арасында популярлык казана

10 июль 2018 ел., сишәмбе

ТР Дәүләт хезмәтләре порталының «Мәктәпкәчә белем бирү» бүлегендә мәктәпкәчә яшьтәге балаларның ата-аналары өчен файдалы цифрлы сервислар урнаштырылган. Аның ярдәме белән сабыйны балалар бакчасына чиратка бастыру өчен онлайн режимда электрон гариза бирергә, элегрәк бирелгән гаризаның статусын күзәтеп торырга, балалар бакчасына биргәннән соң түләүләрне тикшерергә һәм исәпләргә мөмкин.

Татарстанда бик күп мәктәпкәчә яшьтәге балаларның ата-аналары хезмәтләр өчен нәкъ менә ТР Дәүләт хезмәтләре порталында һәм «ТР хезмәтләре» мобиль кушымтасында түлиләр. Әйтик, ел башыннан балалар бакчасы өчен 840 меңнән артык түләү кылынган, бу –  2017 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 31 процентка күбрәк.

Балалар бакчалары һәм өстәмә хезмәтләр өчен күрсәткечләр буенча исемлек алу өчен муниципаль белем бирү, балалар бакчасын сайларга һәм баланың табель номерын җыярга кирәк.

Хисаплаулар буенча мәгълүмат алу уңайлы булсын өчен, мәгълүматларны шәхси кабинетта саклап калып була.

Моннан тыш, ТР Дәүләт хезмәтләре порталы ата-ана түләвенең бер өлешен компенсацияләүне алу процедурасын җиңеләйтә. Сервис социаль яклау органнарына гаризаны читтән тапшырырга мөмкинлек бирә, социаль яклауга шәхсән баруны таләп итми. Уңай хәл ителгән очракта компенсация ай саен электрон гаризада күрсәтелгән хисапка киләчәк.

Фото: pixabay.com

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования