Роман Шәйхетдинов ИТ өлкәсендә Әлмәт районы эшчәнлеге нәтиҗәләре белән танышты

10 июль 2018 ел., сишәмбе

Бүген ТР Премьер-министры урынбасары – Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов Әлмәт шәһәренә эш сәфәре кылды. Визитның максаты – Әлмәт районында IT-технологияләр үсеше турында фикер алышу.

Объектлар белән танышуның берсе – «Кванториум» балалар технопаркы. Анда биш фәнни-техник юнәлеш буенча 1300 дән артык бала белем ала. Биредә Роман Шәйхетдиновка Әлмәттә август азагында узачак «Агророфестиваль» бөтенроссия конкурсы тәкъдир ителде. Катнашучылар конкурста агросәнәгать комплексын автоматлаштыру һәм роботлаштыру буенча үзләренең проектларын тәкъдим итәчәк. Татарстанның Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы әлеге чарада партнер ролен үтәячәк.

Әлмәттә «Имин шәһәр» проектын гамәлгә ашыру турында министрга җирле эчке эшләр бүлеге башлыгы Дамир Гарипов хәбәр итте. Аның хәбәр итүенчә, районда «Имин шәһәр» аппарат-программа комплексы эшли, аның кысаларында кешеләр күпләп җыелган урыннарда  4,2 мең видеокамера урнаштырылган, шуларның 2 меңе - күпфатирлы йортларда. Кизү бүлегендә карау өчен 1,1 мең видеокамера бар.

Видеокүзәтү системасы җинаятьләрне ачуда һәм административ хокук бозуларны табуда актив кулланыла. Мәсәлән, 2017 елда, «Имин шәһәр» камераларын  файдаланып, районда 33 җинаять, 158 административ хокук бозу ачыкланган. Агымдагы елда инде 29 җинаять ачылган - алар барысы да җәмәгать урыннарында һәм күп фатирлы йортларның ишегалларында кылынган.

Шулай ук Роман Шәйхетдинов район сәламәтлек саклау идарәсенең җитәкчесе Вера Головина белән очрашты. Ул Әлмәт районында сәламәтлек саклау тармагын цифрлаштыру турында сөйләде.

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов һәм Әлмәт шәһәрнең башкарма комитеты Ленар Вәлиев белән очрашу «Ачык Әлмәт» проектын тормышка ашыруга бәйләнгән иде. Әлеге сервис ярдәмендә һәр кеше торак урыннарда, подъездда, йортта яисә якындагы территориядә барлыкка килгән теләсә нинди төзексезлек турында хәбәр итә ала. Заявка система тарафыннан эшкәртелә һәм проблемаларны бетерү өчен идарәче компанияләргә җибәрелә. Биредә идарәче оешмаларның рейтингы төзелә. Системаның эшләү дәверендә аңа 10 меңнән артык гариза килгән, шуларның 5 меңнән артыгы – 2017 елда.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования