Татарстанда Дөнья чемпионаты-2018 футбол буенча 57 мең җанатар паспорты бирелде

11 июль 2018 ел., чәршәмбе

Бүген шәһәр пресс-үзәгендә Казандагы футбол буенча дөнья Чемпионаты-2018 уеннарында инфраструктура эшен телекоммуникация белән тәэмин итү буенча йомгак ясалды.Эш нәтиҗәләре турында ТР Премьер-министры урынбасары - Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов сөйләде.

Әйтергә кирәк, элемтә хезмәтен турыдан-туры күрсәтү – чараны оештыручылар өчен зур җаваплылык зонасы. Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы, үз чиратында, «Казан-Арена» стадионында даими һәм вакытлы телекоммуникация инфраструктурасын тәэмин итү, шулай ук Wi-Fi челтәрен оештыру өчен җавап бирә.

Чемпионат кысаларында Казан халкы һәм кунаклары өчен «Казан-Арена» стадионында Wi-Fi ачык челтәре оештырылды. Челтәр FIFA һәм Оештыру комитеты таләпләрен исәпкә алып, берьюлы 6,7 мең җайланма тоташтыра алырлык итеп тормышка ашырылды.

Гомумән алганда, Татарстан башкаласында узган барлык 6 матч вакытында стадионда  69 меңнән артык җайланма тоташтырылды. 5 Терабайт куллланылды.

Трафикның төп күләме (65%) браузерлар аша башкарылды, калган хезмәтләр: социаль челтәрләр, мессенджерлар. Иң күп чит ил кулланучылары: АКШ, Аргентина, Франция, Германия.

«Казан» гаилә үзәге алдындагы җанатарлар Фестивале мәйданчыгы – элемтә  сервисын гамәлгә ашырырга кирәкле яңа объект. FIFA таләпләре нигезендә биредә Wi-Fi челтәре үткәрелде.

Моннан тыш, Фестиваль мәйданчыгы төп хезмәтләр белән тәэмин ителде: Интернет челтәренә чыбыклы керү, сыйфатлы мобиль элемтә. Мәйданчыктагы барлык объектлар бердәм локаль челтәргә берләштерелде.

Башка мөһим проект – җанатар паспорты. Мондый картаны 2018 елгы футбол дөнья чемпионаты матчларына билет алган һәрбер тамашачы алырга тиеш. Казан территориясендә җанатар паспортын бирүче 6 Үзәк эшли.  Татарстанда чемпионат кысаларында барлыгы 57 мең паспорт бирелде, шул исәптән 29 меңе бирү Үзәкләрендә рәсмиләштерелгән. Иң күп паспорт (6,5 мең) 6 июль көнне «Бразилия-Бельгия» матчы алдыннан бирелде. Система мәгълүматлары буенча паспорт алган  җанатарларның  54%ы –  чит ил гражданнары,  46 проценты - Россия гражданнары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования