Татарстанда яңа форматтагы почта бүлеге ачылды

12 июль 2018 ел., пәнҗешәмбе

Яр Чаллы шәһәрендә Татарстандагы беренче яңа форматтагы Россия Почтасы бүлекчәсе ачылды. Ул Муса Җәлил исемендәге проспект, 66 адресы буенча эшли.

Бүлек иң заманча җиһазлар белән җиһазланган. Клиентлар биредә яңа почта хезмәтләрен дә ала алалар. Клиент залларында электрон чират, видеокүзәтү системасы эшли, уңайлы кресло, бланклар тутыру өчен өстәлләр урнаштырылган.

Бүлектә 4 универсаль тәрәзә эшли. Анда коммуналь хезмәтләр түләргә, подписка рәсмиләштерергә, канцелярия товарлары сатып алырга, кредит картасына заказ бирергә мөмкин, хәтта «Почта Банк»ында җыеп барыла торган исәп һәм “вклад” ачарга була.

Бүлекчәдә үз-үзеңә хезмәт күрсәтү зонасы бар. Анда клиентлар үзләре посылка төрә алалар. Яңа форматтагы бүлекчәләрдә посылка өчен ковертлар һәм коробкалар бушлай бирелә, тариф бәясенә кертелгән. Яңартылган бүлекчә бина эчендә коляскалы инвалидларга уңайлы булсын өчен пандус белән заманча җиһазландырылган. Шулай ук почта офисында  брайль шрифты белән язылган язмалар бар. Йомыш белән килүчеләрнең  соравы буенча почта бүлекләре операторлары күрү һәм ишетү мәгълүматларын кабатлаячаклар һәм кирәкле ярдәм күрсәтәчәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Copyright © 2003 — 2018
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты
Яндекс цитирования