Яңа телевидение җибәрү тантанасы бүген Казан телевидение үзәгендә булды. Анда РФ Элемтә һәм мәгълүматлаштыру министры урынбасары Алексей Малинин, ТР Премьер-министр урынбасары-Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Николай Никифоров, “Россия телевидение һәм радио тапшырулар челтәре” компаниясе генераль директоры урынбасары Виктор Пинчук, бу компаниянең Татарстандагы филиалы директоры Владимир Якимов катнашты.
Татарстан Республикасы Россиядә беренче булып, узган елның декабрь аенда DVB-T2 форматлы цифрлы телевидение гамәлгә кертү тестын куллана башлады.Цифрлы телевидениедән тыш бу формат өр-яңа хезмәтләргә юл ача. Яңа челтәрдә адреслы идарә итү системасы аша абонентларга дәүләт хезмәтләре хакында төрле мәгълүмат алырга, электрон хәбәрләр тапшырырга, электрон рәвештә акча күчерергә мөмкинлек бирә. Яңа челтәр җәелдерү белән беррәтттән, гадәттән тыш хәлләр барлыкка килгән очракта халыкны кисәтү системасын сынау зоналары да булачак.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов Татарстан Республикасында цифрлы эфир телевидениесенә күчүгә әзерлек чаралары турында доклад белән чыгыш ясады.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы Советы утырышында катнашты, анда 2018 елда районның социаль-икътисадый үсешенә нәтиҗәләр ясалды һәм 2019 елга бурычлар билгеләнде.