Роман Шәйхетдинов ТР Элемтә министрлыгы ветераннарын котлады

1 октябрь 2018 ел., дүшәмбе

ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгында Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан тармак ветераннары өчен бәйрәм чарасы узды. Тантана кунакларын ТР Премьер-министры урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов сәламләде.

Роман Шәйхетдинов өлкән буынга Мәгълүматлаштыру һәм элемтә тармагы үсешенә керткән хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде: «Ел саен алтын көз көне без Сезне - иң зирәк, иң яхшы белүче кешеләрне котлыйбыз. Татарстан телефон элемтәсенең 130 еллыгы уңаеннан Сезнең белән очрашу да символик мәгънәгә ия. 1888 елда Казанда беренче телефон шалтырагач, республика алга китте һәм бүген Россиянең Икътисади һәм социаль яктан алга киткән төбәге булып тора, аның территориясендә инфокоммуникацион технологияләр һәм кәрәзле элемтә динамик үсеш ала. Һәм монда сезнең, тармак ветераннарының өлеше зур!».

Матур теләкләр, күңел көрлеге, күтәренке кәеф һәм нык сәламәтлек теләп концерт программасы бәйрәм өстәле артында башланды.

Исегезгә төшерәбез, Халыкара өлкәннәр көнен билгеләү турындагы карар 1990 елда БМО Генераль Ассамблеясе тарафыннан кабул ителгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования