Тротуарда калдырылган автомобильләр - "Халык инспекторлары" гаризаларының иң популяр темасы

10 октябрь 2018 ел., чәршәмбе

Аның ярдәмендә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларны җаваплылыкка тартырга мөмкин булган «Халык инспекторы» сервисының популярлыгы елдан-ел арта бара. Узган елның 9 аенда әлеге мобиль кушымта ярдәмендә татарстанлылар ЮХИДИ һәм административ-техник инспекциягә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны теркәүче 37 мең видеоматериал җибәрсә, агымдагы елның шул ук чорында әлеге сан 56 меңгә кадәр арткан. 32 мең мөрәҗәгать административ хокук бозулар турында беркетмәләр карап тикшерү нәтиҗәсе булды.​

«Халык инспекторы» кушымтасының иң кирәкле категориясе гадәттәгечә тротуардагы парковка булып кала - 9 ай эчендә кулланучылар әлеге тема буенча 32 меңнән артык видеоматериал җибәргән. Шулай ук уяу яшәүчеләр игътибарыннан читтә калмый (4,8 мең мөрәҗәгать), яшел зонада парковка (4 мең мөрәҗәгать) һәм автобус полосасы буенча автомобиль хәрәкәте (3,5 мең мөрәҗәгать).

Исегезгә төшерәбез, «Халык инспекторы»на Татарстан территориясендә һәм турыдан-туры әлеге мобиль кушымта аша карау өчен видеоматериаллар кабул ителә, ул автомат рәвештә видеога төшерү урынын, датасын һәм вакытын билгели. Видеоматериалда хокук бозучының автомобиле һәм аның дәүләт номеры, әйләнә-тирәдәге юл вәзгыяте һәм закон бозу очрагы төгәл билгеләнергә тиеш.

Фото: pixabay.com

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования