Казан Мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы студентлары тармак предприятиеләренең исемле стипендиатлары булдылар

1 ноябрь 2018 ел., пәнҗешәмбе

Бүген Төбәкара компетенцияләр үзәге - Казан Мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы (МЦК-КТИТС) студентлары һәм укытучылар составына тантаналы рәвештә тармак предприятиеләреннән исемле стипендияләр тапшырылды. Дәгъва кылучыларның конкурс эшләрен алдан караган исемле стипендияләр бирү буенча махсус комиссия карары бүләкләү өчен нигез булып тора.

Тармак предприятиеләренең исемле стипендиясе ел саен техникумның иң яхшы укытучылары һәм студентларына билгеләнә һәм ай саен 1,5 меңнән 5 мең сумга кадәр тәшкил итә. 2018/19 уку елына 31 студент һәм 8 укытучы стипендиясен ГАҖ «Таттелеком» , югары технологияләр өлкәсендә «ИТ-парк» Технопаркы, УФПС «Татарстан почтасы», ТР РТРС «РТПЦ» , ДУП «ТР Мәгълүмати технологияләр үзәге», АҖ «Уфанет», АҖ «ТаксНет», АҖ «Барс груп», АҖ «Ростелеком» филиалы, АҖ «АйСиЭл – КПО ВС» бирде. Моннан тыш, ЮТИТС җитәкчелеге үзенең белем бирү учреждениесе укытучылары өчен өстәмә рәвештә биш стипендия бирде.

ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы исеменнән исемле стипендиатларны министр урынбасары Азат Могинов котлады: «Бүген Техникум һөнәри тормыш дәрәҗәсенә чыга. Монда тармак оешмаларының өлеше зур», - дип билгеләп үтте ул. - Техникумга ярдәм итүче предприятиеләребезгә рәхмәт белдерәм. Сезне хөрмәтле укытучылар һәм студентлар котлыйм! Яңа горизонтларга ирешүегезне, яңа уңышларга омтылуыгызны телим!».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования