ТР Элемтә министрлыгы хезмәткәрләре – донор акциясендә катнашучылар

2 ноябрь 2018 ел., җомга

Бүген Казанда Республика кан үзәгендә донор акциясе узды. ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы һәм ведомство карамагындагы учреждениеләрнең хезмәткәрләре кан банкын тулыландырдылар.​

Донор акциясе "Игелекле Казан" иҗтимагый оешмасы белән бергә Республика кан үзәге тарафыннан үткәрелә. Барлык катнашучылар өчен Хеллоуин бәйрәме уңаеннан тематик фотозоналы һәм татлы күчтәнәчләр белән бәйрәм программасы оештырылган иде. Мәгълүматлаштыру һәм элемтә тармагы вәкилләре арасында хезмәттәшләренә уңай үрнәк күрсәтүче актив донорлар бар. Бүген беренче тапкыр кан тапшыручылар да бар иде.

Донорларга төп таләпләр - 18 яшькә җитү, авырлыгы 50 килограммнан да ким булмаска тиеш һәм ярамаган билгеләр булмаска тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования