«Тере тел – тере милләт» конкурсында җиңүчеләр проектлар үсешенә грант ярдәме алачак

8 ноябрь 2018 ел., пәнҗешәмбе

Эксперт комиссиясе «Тере тел – тере милләт» республика конкурсында катнашучыларның «Иң яхшы Интернет-проект» һәм «ММЧда иң яхшы яктырту» номинацияләрендә проектларын карады. Нәтиҗәдә, алты автор грант акчалары хисабына үз проектларын гамәлгә ашыру һәм үстерү мөмкинлегенә ия булды, аларның гомуми суммасы быел 300 000 сумны тәшкил итте.

Иң яхшы Интернет-проект дип «Сәләт Викимәктәп» белем бирү проекты танылды. Аның идеясе яшьләрнең игътибарын Викимедиа проектлары ярдәмендә татар телен саклау һәм үстерү проблемаларына җәлеп итүдән гыйбарәт. Бу номинациядә шулай ук мәктәп укучылары һәм студентлар өчен татар телендә социаль челтәрләр белән эшләү буенча белем бирү курсы һәм татар телендә техник иҗат турында «Техник иҗат» интернет-порталы да билгеләп үтелде.

Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен номинациядә беренче урынны «Казан утлары» журналы редакциясе алды, ул киләсе елда ТАССР төзелүнең 100 еллыгына иң яхшы очеркка әдәби конкурс үткәрәчәк. Моннан тыш, югары сыйныф укучылары һәм студентлар арасында «ТАССР оешуга 100 ел тулу уңаеннан каршылап: тарих, шәхес һәм әдәбият» иҗади конкурсын үткәрү буенча «Идел» журналы редакциясе инициативасы грант рәвешендә ярдәм алды. Өченче урында – Татарстан Республикасы Теләче районы территориясендә «Зөлфәт» тарихи һәйкәлен торгызу һәм үстерү тарихын өйрәнү буенча аналитик материаллар циклы авторы Рамил Нотфуллин.

Ел саен үткәрелә торган «Тере тел – тере милләт» республика конкурсы Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы һәм «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы дәүләт телләрен саклауга, өйрәнүгә һәм үстерүгә юнәлдерелгән проектларны ачыклау максатында үткәрелә.

Конкурс нәтиҗәләре белән «2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасының рәсми сайтында танышырга мөмкин.

Фото: pixabay.com

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования