Лаеш районында МИЗ «Иннополис» мәйданчыгында осциллографлар җитештерү башлап җибәрелде

8 ноябрь 2018 ел., пәнҗешәмбе

Бүген Татарстанның Лаеш районында "Иннополис" махсус икътисадый зонасы мәйданчыгында «КОМЗ Измерения» компаниясенең заманча генератор производствосын эшләтеп җибәрделәр. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрының беренче урынбасары Дмитрий Вандюков, АҖ «МИЗ «Иннополис» генераль директоры Ренат Хәлимов, Малайзия һәм АКШ партнер-компанияләре вәкилләре катнашты.

Осциллограф - лабораторияләрдә, институтларда, радиотехник продукция, оборона сәнәгате предприятиеләрендә кулланыла торган үлчәү һәм тестлауның киң спектрын үтәү инструменты. «КОМЗ Измерения» компаниясенең җитештерү линиясе Усад авылындагы ICL технопаркында – МИЗ «Иннополис»ның икенче мәйданчыгы территориясендә арендалана торган мәйданнарда урнашкан. «КОМЗ Измерения» компаниясе җитәкчесе Иван Шапоренко хәбәр иткәнчә, компаниягә нигез салучыларның идеясе - Россия Федерациясендә приборлар төзелешен эзлекле рәвештә торгызу һәм осциллографлар җитештерү – бу юнәлештә беренче адым гына.

Усад мәйданчыгында «КОМЗ Измерений» белгечләре Американың Keysight Technologies компаниясе осциллографлары җыю белән мәшгуль. Комплектлау детальләре әлегә Малайзиядә предприятиеләрдән килә, әмма компания планнарында локальләштерү дәрәҗәсен акрынлап арттыру.

Шул ук вакытта осциллографларның программ «башлангыч» Россиядә эшләнә, һәм бу аны кулланучылар өчен максималь уңайлы итеп локальләштерергә мөмкинлек бирә.

«КОМЗ Измерения» компаниясенең техник директоры Илья Исаев хәбәр иткәнчә, линиянең җитештерү куәте елына 350-500 берәмлек продукция тәшкил итә, шул ук вакытта бер прибор бәясе якынча 7 мең доллар тәшкил итә. Җитештерү линиясенә кертелә торган кертемнәрнең беренче күләме 18 миллион сумга якын тәшкил иткән, әмма җитештерүне киңәйтү белән бәйле рәвештә арттырылачак.

Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрының беренче урынбасары Дмитрий Вандюков билгеләп үткәнчә, яңа производство ачылу – «Иннополис» махсус икътисадый зонасының икенче мәйданчыгы үсешендә мөһим этап. Ул компания продукциясенә Россия базарында ихтыяҗ булачагына ышаныч белдерде һәм компаниягә уңышлар һәм алга таба киңәйтү буенча билгеләнгән планнарны тормышка ашыруны теләде.

Фото: реаль вакыт

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования