Татарстанда WorldSkills төбәк чемпионаты башланды

14 ноябрь 2018 ел., чәршәмбе

Бүген Татарстанда «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) төбәк чемпионаты старт алды, анда 2 меңнән артык конкурсант һәм эксперт катнашачак. Чемпионатның тантаналы ачылышы берьюлы берничә мәйданчыкта узды, шул исәптән Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумында, анда ИТ-блогта катнашучылар ярышачак.

Ярышларда катнашучыларны сәламләп, Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрының беренче урынбасары Дмитрий Вандюков быел чемпионатның төп компетенцияләренә юниорныкылар өстәлде, димәк, тәҗрибәле конкурсантлар яңа эш башлаучылар белән тәҗрибә һәм белемнәр белән уртаклаша алачак, дип билгеләп үтте. "Россиядәге WorldSkills хәрәкәте - җитди һәм озакка. Россия Федерациясе узган дөнья чемпионатында Абу-Дабида гомумкоманда зачетында беренче урынны һәм медаль зачетында бишенче урынны алды, ә 2019 елда Казанда узачак киләсе чемпионатта без бу дәрәҗәне дә узып китәргә тиеш булачакбыз», - дип ассызыклады ул.

Дмитрий Вандюков шулай ук ИТ-компетенцияләрнең Россия һәм халыкара дәрәҗәдә Татарстан вәкилләренә даими рәвештә призлы урыннар китерүен билгеләп үтте. 2018 елда EuroSkills чемпионатында Төбәкара компетенцияләр үзәге – Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы вәкилләре «Мобиль робототехника» һәм "CAD инженерлык дизайны»компетенцияләрендә" алтын яуладылар.

Бүген старт алган төбәк чемпионатының ИТ-компетенцияләрендә - Мобиль робототехника, веб-дизайн һәм эшләү, компьютер уеннары өчен 3D - модельләштерү һәм башкалар - 135 катнашучы көч сынашачак. Алар арасында - Казан Мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы, Бөгелмә машина төзелеше техникумы, Казан илкүләм тикшеренү технология университетының инженерлык лицее укучылары.

Ярышлар Казанда, Чаллыда, Әлмәттә, Бөгелмәдә һәм башка шәһәрләрдә «Ворлдскиллс» 83 компетенция һәм «Ворлдскиллс юниорлар» 53 компетенция буенча узачак. Чемпионатны оештыручылар - Татарстан Республикасы Хөкүмәте, «Яшь профессионаллар (Ворлдскиллс Россия) " берлеге, КБАО «Һөнәри компетенцияләрне үстерү үзәге» һәм КБАО «Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе».

Фото: МЦК-КТИТС

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования