ТР Элемтә министрлыгында яшьләр советы составын сайладылар

20 ноябрь 2018 ел., сишәмбе

Узган ял көннәрендә Татарстанның Лаеш районында «Идел» яшьләр үзәге базасында ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы һәм ТР Мәгълүмати технологияләр үзәге яшьләр советының белем бирү сменасы узды. Смена кысаларында Татарстан Республикасы Яшьләр хөкүмәте, Татарстан Республикасы Иҗат яшьләре академиясе вәкилләре белән очрашулар, шулай ук дүрт юнәлеш буенча советның өстенлекле проектларын һәм эшчәнлек юнәлешләрен эшләү буенча төрле тренинглар һәм форсайт-сессияләр узды: Мин, Команда, Министрлык, Тармак.

Шулай ук Совет составы сайланды. Совет рәисе итеп Татарстан Республикасы Мәгълүмати технологияләр Үзәгенең элемтә операторлары белән абонентларны исәпкә алу һәм хезмәттәшлек бүлеге башлыгы Марсель Гафаровны, аның урынбасарлары - Татарстан Республикасы Мәгълүмати технологияләр үзәгенең планлаштыру һәм үсеш бүлеге башлыгы Александр Ефремовны һәм Татарстан Республикасы Мәгълүмати технологияләр үзәгенең геоинформатика һәм мониторинг департаменты проектлары җитәкчесе Булат Солтанбековны, секретарь – Татарстан Республикасы Мәгълүмати технологияләр үзәгенең электрон мәгариф бүлегенең әйдәп баручы белгече Назлыгөл Вәлиеваны сайладылар.

Исегезгә төшерәбез, ТР Элемтә министрлыгы һәм ТР Мәгълүмати технологияләр үзәге Яшьләр Советын булдыруның төп максаты талантлы яшьләрне ачыклау һәм аларга ярдәм итү, җәмгыятьнең иҗтимагый-сәяси, спорт һәм мәдәни тормышында катнашу хокукын гамәлгә ашыруга ярдәм итү. Әлеге советның төп бурычларыннан берсе - республиканың Мәгълүматлаштыру һәм элемтә тармагының өстенлекле проектлары белән эшләү һәм идарә итү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования