Казанда WorldSkills Russia региональ чемпионаты дәвам итә

22 ноябрь 2018 ел., пәнҗешәмбе

Узган ялларда Татарстан Республикасының «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) төбәк чемпионатының беренче төп этабы тәмамланды. 100 дән артык компетенциядә Татарстан Республикасы җыелма командасының киңәйтелгән составына керәчәк җиңүчеләр билгеләнгән инде. Алда төбәк чемпионатының тагын ике этабы, алар 7 нче декабрьдә тәмамланачак һәм Татарстан Республикасы җыелма командасының йомгаклау составын билгеләячәкләр.

Бүләкләү тантанасы Беренче этап нәтиҗәләре буенча берьюлы ике мәгариф мәйданчыгында - Казан төзелеш көллиятендә һәм төбәкара компетенцияләр үзәгендә – Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумында узды. Призлы урыннарны алган балалар министрлык һәм ведомство, шул исәптән Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы вәкилләре кулыннан медальләр һәм дипломнар алдылар.

Региональ чемпионатның IT-компетенцияләрендә - Мобиль робот техникасы, веб-дизайн һәм эшләү, компьютер уеннары өчен 3D - модельләштерү һәм башкалар өчен 135 катнашучы көч сынашты. IT-блокта алтынга Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы, Әлмәт политехника техникумы, КФУ IT-лицее һәм башка белем бирү учреждениеләре укучылары лаек булды.

Фото: "ЦПК" АКБО"

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования