ИТ-паркта Kazan Startup Weekend 5.0 старт алды

24 ноябрь 2018 ел., шимбә

Кичә Югары технологияләр өлкәсендәге «ИТ-парк» технопаркында бишенче тапкыр Идел буеның иң эре стартап-вакыйгасы – Kazan Startup Weekend (KSW) старт алды. Инде биш ел дәвамында KSW дөньякүләм стартап-культураның соңгы яңалыклары белән танышу, тәҗрибә уртаклашу һәм ИТ-эшләнмәләрне гамәлгә кертү максаты белән бер мәйданчыкта технологик һәм креатив берләшмәләрнең иң актив вәкилләрен җыя.

«Аңлашыла ки, региональ мәйданчыклар популяр түгел. Барысы да Мәскәүгә, күбесе чит илләргә китә. Әмма иң мөһиме, биредә эшли торган кешеләр оештыру ягыннан гына түгел, матди яктан да ярдәм таба, - дип билгеләп үтте ТР Премьер-министры урынбасары – ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов. - Без регионнарда финанс институтлары арасында инвестицияләү культурасы үсәр дип өметләнәбез».

Аннары ИТ-парк директоры Антон Грачев чыгыш ясады. Ул кыскача гына Kazan Startup Weekend үсеше тарихы турында сөйләде: «Kazan Startup Weekend инде бишенче ел уздырыла. Без бу чараны формаль булмаган шартларда эшләргә тырышабыз, анда катнашучылар арасында багланышлар һәм нетворкинг күбрәк булсын өчен. Без иң кызыклы карарлар нәкъ менә тиешле өлкәләр, төрле юнәлешләрдә эшләүче тармаклар һәм кешеләр арасында урнашкан дип уйлыйбыз», - дип уртаклашты Антон Грачев.

Kazan Startup Weekend кысаларында катнашучылар өчен технологик эшләнмәләр күргәзмәсе, лекцияләр, мастер-класслар, формаль булмаган очрашулар һәм сөйләшүләр оештырылды. Шулай ук кунаклар өчен беренче көнне KSW Казан инновацион инфраструктурасы объектлары буенча «KazanBusiness Night tour» экскурсия уздырдылар.

Моннан тыш, өч көн дәвамында KSW кысаларында Татарстанда ритейлның беренче хакатоны булган стартап-триатлон узачак. Секциянең партнеры - «Leroy Merlin» компаниясе. «Леруа Мерлен» халыкара компаниясе белән Контракт җиңүчеләргә үз идеяләрен эшләп бетерергә һәм аларны республика кибетләренә кертергә мөмкинлек бирәчәк. Ә уңышлы пилот эшләтеп җибәргәндә-компаниянең бөтен челтәренә масштаблаштыру.  

Demo day-Kazan Startup Weekendның финал өлеше. Demo day 25 нче ноябрьдә узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования