Халыкара мәгълүмат яклау көне

30 ноябрь 2018 ел., җомга

Нәкъ 30 ел элек америка компьютер җиһазлары ассоциациясе 30 нчы ноябрьдә Халыкара мәгълүмат саклау көне дип игълан иткән иде. Ул чакта җәмгыять беренче тапкыр АКШТА 6 мең компьютер эшен паральләштергән зарарлы вирусның күпләп таралуына юлыкты. Нәтиҗәдә, интернеттан файдаланучыларның логин пароленә еш туры килүе ачыклана.

Хакер һөҗүме астына Интернетта утыручы теләсә кем эләгә ала. Әгәр дә Сез киберҗинаятьчеләр корбаны булырга теләмәсәгез, бу кагыйдәләрне исегездән чыгармагыз:

1. Үзегезнең хисап язмаларыгыз өчен ышанычлы серсүзләр төзегез. Пароль сыйфатында  киң таралган сүзләр һәм мәгълүматлар кулланмагыз, аны социаль тәрләрдә табарга җиңел.
2. Сайтның язылышын тикшерегез. Әгәр бу танылган сайтның күчермәсе булса (фишинг сайты), сезнең акчагыз шунда ук мошенникларга эләгәчәк.
3. Хатлардагы шикле ссылкаларны ачмагыз. Фишинг хатларына кертемнәрнең 70% ка якыны түбәндәге форматтагы файллар булып тора:.RTF,.XLS һәм .ZIP.
4. Киберҗинаятьчеләр тарафыннан сезнең җайланмаларны  "взлом"нан саклар өчен  программалар белән тәэмин ителешне яңартыгыз.
5. Цифрлы җайланмаларны база яклавы белән тәэмин итү өчен антивирус программасын билгеләгез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования