Роман Шәйхетдинов Чистай муниципаль районы Советы утырышында катнашты

15 февраль 2019 ел., җомга

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы Советы утырышында катнашты, анда 2018 елда районның социаль-икътисадый үсешенә нәтиҗәләр ясалды һәм 2019 елга бурычлар билгеләнде.

Төп доклад белән Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, районның 2018 елда тулай территориаль продукты 19 млрд. сум тәшкил иткән (2017 ел дәрәҗәсенә карата 105%), башкарылган төзелеш буенча эшләр күләме – 1,2 млрд.сум. Бер ел эчендә 33 мең квадрат метрдан артык торак файдалануга тапшырылган, бу 2017 ел дәрәҗәсеннән 4,2 меңгә күбрәк.

Утырышта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов чыгыш ясады. Ул җирле халыкның электрон сервислардан файдалануда активлыгын билгеләп үтте – 2018 елда биредә ТР Дәүләт хезмәтләре порталы ярдәмендә электрон хезмәт алуның 178 мең очрагы теркәлгән, иң кирәкле кешеләр арасында - ТКХ хезмәтләре өчен түләү сервисы.

«Халык контроле» системасына 2018 елда Чистай районында яшәүчеләрдән 665 гариза кергән, шуларның 456сы инде хәл ителгән, калганнары карау стадиясендә. Чистайлыларның кергән мөрәҗәгатьләренең төп өлеше территорияне төзекләндерүгә, юлларны карап тотуга һәм ремонтлауга, юл хәрәкәтен оештыруга һәм җәмәгать транспорты эшенә кагыла.

Министр цифрлы телевидение мәсьәләләренә аерым тукталды. Ул искәрткәнчә, 3 нче июньдә Татарстан Республикасында цифрлы телевидениегә тулы масштаблы күчү көтелә, аның кысаларында аналоглы эфир телетапшыруы тоташтырылачак. Моның белән бергә халык 20 федераль телеканалны бушлай карау мөмкинлеге дә бирәчәк. Әмма республика халкына бу вакыйгага вакытында әзерләнергә кирәк: телевизорыңны цифрлы сигнал кабул итү мөмкинлеген тикшерергә, кирәк булган очракта антенна һәм өстәмә приставка алырга кирәк. Министр шулай ук Чистай районында халык белән эшләргә 30лап волонтер җәлеп ителәчәк, дип белдерде.  

Чара ахырында Роман Шәйхетдинов районның аеруча күренекле кешеләрен грамоталар белән бүләкләде.

Фото - "Чистай хәбәрләре"

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования