Үзбәкстанның беренче вице-премьеры Иннополиста булды

21 февраль 2019 ел., пәнҗешәмбе

Бүген Татарстанга визиты барышында беренче вице-премьер – республиканың транспорт министры Ачилбай Раматов җитәкчелегендәге Үзбәкстан делегациясе Иннополиста булды. Делегация составына шулай ук Үзбәкстан төзелеш министры, торак-коммуналь хезмәт министры, тагын берничә дәүләт министрлыклары җитәкчеләре урынбасарлары, төбәкләр башлыклары керде. Делегацияне Татарстан Республикасы Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин озатып йөрде.

Попов исемендәге технопаркта «Иннополис» махсус икътисадый зонасы генераль директоры Ренат Хәлимов кунакларга Шәһәр һәм МИЗны тәкъдир итте, Иннополиста ИТ-компаниянең өстенлекләре, хезмәткәрләрнең тормышы һәм эше өчен уңайлы шартлар, МИЗ резидентлары һәм аларның проектлары турында сөйләде. Иннополиста «Яндекс» компаниясенең пилотсыз таксилары делегация әгъзаларының кызыксынуын уятты. Бүгенге көндә «пилотсызлар» төрле юл ситуацияләренең зур базасын һәм үз-үзеңне тоту вариантларын туплап, шәһәр буенча пассажирларга 2 меңнән артык сәфәр кылган инде.

Ачилбай Раматов шулай ук Иннополис тәҗрибәсе белән кызыксынды - шәһәрдә күп фатирлы торак йортлар ТР Дәүләт торак фонды тарафыннан төзелгән һәм «Иннополис» МИЗ компания-резидентлары һәм шәһәрдә эшләүче башка оешмалар хезмәткәрләренә арендага бирелә. Бүгенге көндә 1006 фатир төзелгән һәм файдалануга тапшырылган, 2019 елга тагын 500 фатир тапшыру планлаштырыла.

Шулай ук бүген Үзбәкстан делегациясе Иннополис Университетында булды, беренче Россия ИТ-югары уку йортының алдынгы эшләнмәләре белән танышты. Аннары Татарстанга визит программасында - «Химград» технополисында, ИТ-паркта, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашу.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования