Иннополиста информатика буенча бөтенроссия олимпиадасы уза

12 апрель 2019 ел., җомга

Бүген Иннополис Университетында информатика һәм мәгълүмати-коммуникацион технологияләр буенча бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасы ачылу тантанасы узды. Конкурсантларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасарлары - Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, шулай ук Алтай крае губернаторы Виктор Томенко сәламләде.

Роман Шәйхетдинов үз чыгышында катнашучыларга вакытны нәтиҗәле үткәрергә, яңа дуслар табарга һәм яңа белемнәр алырга теләде һәм аларны мәктәпне тәмамлаганнан соң Иннополис университетына укырга керергә чакырды, ул илнең техник югары уку йортлары арасында 2нче урынны алып тора (беренче курска укырга керә торган абитуриентларның БДИ дәрәҗәсе буенча). Спикер шулай ук 3 ел элек рәсми рәвештә ачылган Иннополис шәһәренең үзендә бүген көн саен 4 меңнән артык кеше булуын билгеләп үтте. Биредә иң кызыклы ИТ-карарлар эшләнә, пилотсыз такси, яңа буын элемтәсе – 5G тикшерелә.

Россиядә спорт программалаштыру буенча иң дәрәҗәле чараларның берсе саналган информатика буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасы катнашучыларын өч этап көтә. Җиңүчеләр 16 нчы апрельдә билгеле булачак. Информатика буенча Россия җыелма командасы составына керү мөмкинлегеннән тыш, бу егетләр теләсә кайсы югары уку йортының профильле факультетына укырга керү имтиханнарыннан башка керә алачак.

Татарстан олимпиадада 15 конкурсант катнаша – аларны олимпиадага Иннополис Университеты әзерләде. Иң күп санлы җыелма командалар Мәскәүдән (101 кеше), Санкт-Петербургтан (22 кеше) һәм Свердловск өлкәсеннән (16 кеше) килгән.

Фото: Татар-Информ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования