ТР Элемтә министрлыгы «Инфофорум–Кырым» VI Көньяк мәгълүмат куркынычсызлыгы форумында катнаша

16 апрель 2019 ел., сишәмбе

Ялтада «Инфофорум–Кырым» VI Көньяк мәгълүмат куркынычсызлыгы форумы старт алды. Чара программасында - төбәкләр өчен куркынычсыз цифрлы мохит булдыру мәсьәләләре буенча фикер алышу, дәүләт сәясәтен формалаштыру һәм норматив-хокукый базаны камилләштерү буенча тәкъдимнәрне системалаштыру.

"Инфофорум"ның төп бурычы – "Цифрлы икътисад" милли проектын үтәү. Бүген узачак «Төбәкләрнең, оешмаларның, гражданнарның яңа санлы чорда мәгълүмати иминлеге» пленар утырышында түбәндәге темалар буенча фикер алышачаклар: федераль, региональ, муниципаль дәрәҗәләрдә цифрлы инфраструктураны үстерү һәм иминлеге; Россия Федерациясенең критик мәгълүмат инфраструктурасы иминлеге: 187 номерлы Федераль закон таләпләрен гамәлгә ашыру мәсьәләләре; закон чыгару, башкарма, суд хакимияте органнарының цифрлы трансформация: якланган электрон бәйләнешне тәэмин итү бурычлары; югары технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә терроризм һәм җинаятьчелек; гомуми билгеләнештәге элемтә челтәрләренең импортны алыштыру һәм тотрыклылыгы һ.б.

Чарада РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Игорь Паньшин, ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрының беренче урынбасары Дмитрий Вандюков катнашты. ТР Элемтә министрлыгы вәкиле бүген "ГЛОНАСС+112" проекты белән чыгыш ясаячак.

«Инфофорум–Кырым» VI Көньяк мәгълүмат куркынычсызлыгы форумы 18 нче апрельгә кадәр дәвам итәчәк.

Фото: infoforum.ru 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования