Казан укучылары информатика буенча Бөтенроссия олимпиадасы җиңүчеләре булдылар

16 апрель 2019 ел., сишәмбе

Бүген Казанда информатика һәм мәгълүмати-коммуникацион технологияләр буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасы җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү тантанасы узды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов катнашты.

Россиядә спорт программалаштыру буенча иң дәрәҗәле чараларның берсе саналган олимпиадада җиңү өчен 4 көн дәвамында Россиянең 57 регионыннан 266 катнашучы көрәште. Татарстан данын 14 конкурсант яклады – аларны олимпиадага Иннополис Университеты әзерләде. Барлык ярышлар көннәре шулай ук Россия ИТ-югары уку йорты мәйданчыгында узды.

Олимпиадада Мәскәү, Санкт-Петербург, Мордовия, Калининград, Ленинград өлкәләреннән һәм башка төбәкләрдән 21 катнашучы җиңү яулады. Җиңүчеләр арасында Татарстаннан да бар. Әйтик, Лобачевский исемендәге лицейның унынчы сыйныф укучысы Илдар Гайнуллин олимпиаданың абсолют җиңүчесе булды. Шулай ук Казанның 7нче лицей-интернатының 9 сыйныф укучысы Булат Миңнеханов җиңү яулады. Моннан тыш, Татарстанның тугыз укучысы олимпиада призерлары булды.

Тантанада барлык призерлар һәм җиңүчеләр дипломнар белән бүләкләнде. Төп приз сыйфатында җиңүчеләрне информатика буенча Россия җыелма командасы составына керү мөмкинлеге көтә. Шулай ук бу егетләр теләсә кайсы югары уку йортының профильле факультетына керү имтиханнарыннан башка керә алачаклар. Моннан тыш, барлык җиңүчеләр һәм призерлар Иннополис университетына укырга керү өчен заявка бирергә чакырылган, анда сайлап алу узганда 50 мең сум стипендия алачак. Исегезгә төшерәбез, Иннополис университеты илнең техник югары уку йортлары арасында 2 нче урында тора (беренче курска укырга керә торган абитуриентларның БДИ дәрәҗәсе буенча).

«Татарстанның ИТ-юнәлешле олимпиадаларны уздыруда тәҗрибәсе зур. Биредә информатика буенча халыкара олимпиада, ике тапкыр Бөтенроссия олимпиадасы, шулай ук яшүсмерләр арасында Европа олимпиадасы үткәрелде, - дип билгеләп үтте Роман Шәйхетдинов. - ИТ-мәгариф регионда өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора, аларга 9 меңнән артык кеше җәлеп ителгән. Болар - робот техникасы комплектлары, интерактив җиһазлар һәм заманча компьютер җиһазлары белән җиһазландырылган 50 ИТ-сыйныф, төбәкара компетенцияләр үзәге - Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы. Бу унга якын югары уку йорты да, өстәмә ИТ-белем бирү дә, әйтик, Чаллыда «Кванториум» балалар технопаркы да, республика буенча 22 Яндекс. Лицей мәйданчыгы да.  Санап үтелгән проектларның күбесе өлкәннәргә өзлексез белем алу өчен дә ачык».

Чыгышының ахырында министр катнашучыларга яңа һөнәри җиңүләр теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования