Студентлар - мәктәп укучыларына: КФУның ИТИС Югары мәктәбендә Ачык ишекләр көне

19 апрель 2019 ел., җомга

КФУның ИТИС Югары мәктәбе 10-11 сыйныф укучыларын һәм аларның әти-әниләрен Ачык ишекләр көненә 22 апрель көнне 15:40 сәгатьтә Казан шәһәре, Кремль урамы, 35 адресы буенча 1310-1311 аудиториясендә чакыра.

Абитуриентларны КФУның ИТИС Югары мәктәбе студентлары белән очрашу көтә. Алар нинди фәннәр укыталар, нинди ИТ-компанияләрдә алар практика һәм стажировка узалар, шулай ук эшне һәм укуны бергә алып бару мөмкинлеге турында сөйләячәкләр.

Шулай ук укучылар вузга керү кагыйдәләре, ИТИСта уку өчен грант алу мөмкинлекләре турында беләчәкләр.

Килеп җитә алмаучылар өчен Instagramда КФУның ИТИС рәсми аккаунтында очрашу трансляциясе оештырылачак.

Керү ирекле, алдан теркәлергә кирәк.

Фото: КФУ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования