Татарстан почта хезмәткәрләренә «Татмедиа» АҖнән бүләкләр тапшырылды

19 апрель 2019 ел., җомга

Бүген Казанда «Татмедиа» АҖдә 2019 елның беренче яртыеллыгына язылу нәтиҗәләре буенча Россия Почтасы филиалы - «Татарстан почтасы» федераль почта хезмәтенең иң яхшы хат ташучыларын һәм почта элемтәсе бүлекчәләрен бүләкләү тантанасы узды.

«Татмедиа» АҖнән бәйге инде 11 нче тапкыр үткәрелә һәм әлеге акция актив хат ташучылар элеккеге язылучыларны гына саклап калмыйча, яңа  укучыларны да җәлеп итәргә сәләтле икәнлеген күрсәтә.

2019 елның беренче яртысында «Татмедиа» АҖ подписка буенча иң яхшы авыл хат ташучылары - Актаныш районыннан Нурия Басыйрова, Балтач районыннан Екатерина Зәйнуллина һәм Чирмешән районыннан Нурсинә Җиһаншина.

Кече шәһәрләр арасында «Татмедиа» АҖ подпискасы буенча иң яхшы хат ташучылары - Мамадыштан Нурия Шәкүрова һәм Чистайдан Надежда Кольцова.

Подписка буенча «Татмедиа» АҖ иң яхшылар дип Югары Ослан районында 422580 Октябрьский, Актаныш районында 423762 Яңа Әлем, Актаныш районында 422192 Мамадыш, 422241 Балтач районының Урта Көшкеты һәм Татарстан Республикасы Чирмешән районында 423118 Яңа Элмәле почта бүлекләре танылды.

«Татмедиа» АҖ «Журналлар буенча иң яхшы тираж» номинациясендә Арча районы Мөндештә һәм Кукмара районы Ядегәрендә бүлекләр бүләкләнде.

Үз номинацияләрендә җиңгән хат ташучылар һәм почта бүлекләре «Татмедиа» АҖ конкурсы кысаларында акчалата бүләк алалар.

«Татарстан почтасы» федераль хезмәте мәгълүматлары буенча, 2019 елның беренче яртыеллыгына Татарстан Республикасы буенча 1,1 млн данәгә якын басма язылган.

Фото: «Татарстан почтасы» УФПС матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования