Роман Шәйхетдинов ТР Яшьләр хөкүмәте утырышында катнашты

25 апрель 2019 ел., пәнҗешәмбе

Шушы көннәрдә Татарстан Республикасы Яшьләр хөкүмәте беренче тапкыр яңартылган состав утырышында очрашты. Актуаль тармак проектлары һәм мәсьәләләр буенча фикер алышу өчен шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов та чакырылган иде.

"Без сезнең тәкъдимнәрне алга таба бердәм эш өчен өстенлекле юнәлешләр формалаштыру өчен ишетергә шат булачакбыз", - дип билгеләп үтте министр.

Яшьләр хөкүмәте киңәшчеләре Роман Шәйхетдиновка үз проектлары буенча сораулар бирә, кире элемтә һәм кыйммәтле киңәшләр ала алдылар. Бергәләп хезмәттәшлек һәм эш өчен юнәлешләр билгеләнде – IT-өлкәне үстерү өчен Татарстан Республикасына талантлы яшьләрне җәлеп итү һәм яшьләр арасында югары технологияләр белән кызыксынуны арттыру. Шулай ук асоциаль яшьләр белән эшләүгә аерым игътибар бирелде. Моннан тыш, министрга проект офисы, республиканың муниципаль берәмлекләрендә яшьләр хөкүмәте көннәре, министрлыклар һәм ведомстволар каршындагы яшьләр советлары кебек яшьләр хөкүмәтенең кызыклы проектлары тәкъдир ителде.

Исегезгә төшерәбез, Яшьләр хөкүмәте Татарстан Республикасында 2016 елның 26 нчы декабрендә оештырылган иде. Бу Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы даими эшләүче консультатив-киңәшмә органы. Өч ел эчендә якынча 30 проект гамәлгә ашырылды, 300 меңнән артык кешене колачлап, 15 млн сумга якын грант акчасы җәлеп ителде, ә 23 советникның 19ы министрлык, ведомстволарга һәм башка оешмаларга эшкә урнаштырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования