Роман Шәйхетдинов Төрекмәнстан делегациясе белән очрашты

30 апрель 2019 ел., сишәмбе

Казанда эш визиты белән Төрекмәнстан сәнәгать һәм элемтә министрлыгы һәм «Туркменарагатнашык» агентлыгы делегациясе килде. Визитның максаты - Татарстанның электрон хөкүмәт, сертификация үзәген булдыру, киберянаудан элемтә челтәрен яклауны тәэмин итү, цифрлы икътисадны кертү һәм үстерү тәҗрибәсе белән танышу.

Төрекмәнстан сәнәгать һәм элемтә министрлыгының мәгълүмат һәм яңа технологияләр идарәсе башлыгы Аннанур Суханбердиев җитәкчелегендәге күпсанлы делегация Иннополисның төп объектларында, төбәкара компетенцияләр үзәгендә – Казан Мәгълүматлаштыру һәм элемтә техникумында, шулай ук югары технологияләр өлкәсендәге «ИТ-парк» технопаркында булды, анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов белән очрашты.

Очрашуда Роман Шәйхетдинов кунакларга Татарстанның төп ИТ-проектларын тәкъдим итте, алар арасында – электрон документ әйләнеше системасы, «Халык контроле» һәм «Халык инспекторы» цифрлы сервислары һәм башкалар.

Бүген делегация КФУның Мәгълүмати технологияләр һәм интеллектуаль системалар Югары мәктәбендә, Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгында булачак һәм Татарстанның Мәгълүматлаштыру һәм элемтә өлкәсендәге кайбер компанияләре җитәкчелеге белән очрашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования