Роман Шәйхетдиновның Радио һәм элемтә көне белән котлавы

7 май 2019 ел., сишәмбе

7 нче майда без традицион рәвештә радио һәм элемтә көнен - иң прогрессив һәм тормыш өчен мөһим тармакның үсеше өчен хезмәт итүчеләрнең һөнәри бәйрәмен билгеләп үтәбез!

Йөз елдан артык элек беренче радиоалгыч уйлап табылган һәм ул чакта әлеге техник яңалык чын могҗиза буларак кабул ителгән. Безнең көннәрдә, радио, телевидение, мобиль элемтә һәм Интернет тормышның аерылгысыз өлеше булып тора.

Татарстанда иң алдынгы цифрлы һәм мәгълүмати технологияләрнең киң таралуын һәм үсүен аңлау күңелле. Бүгенге көндә төбәктә Интернет челтәренә киң полосалы үтеп керү дәрәҗәсе 77% тәшкил итә, катламнарны арттыру эше дәвам итә. "Цифрлы тигезсезлекне" бетерү кысаларында югары тизлекле Интернет челтәренә социаль әһәмияткә ия объектлар - фельдшерлык-акушерлык пунктлары, янгын частьләре, гомуми һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләре тоташтырылачак.

Татарстан яңа буын мобиль челтәрләрен үстерү буенча эксперименталь мәйданчыкларның берсе булып тора. Моннан нәкъ бер ел элек Иннополиста тестлы файдалануга тапшырган 5G челтәрен бүген «Әйберләр Интернеты» һәм виртуаль чынбарлык технологияләре өлкәсендә гамәли куллану таптык инде. Бу шәһәр сервисларының эш сыйфатын күтәрергә мөмкинлек бирде - «акыллы» счетчиклар ярдәмендә кулланылган ресурслар буенча мәгълүматлар җыюны автоматлаштырырга, «акыллы» парковкалар ярдәмендә парковка урынын эзләү вакытын киметергә мөмкинлек бирде. Заманча технологияләр ярдәмендә юл хәрәкәтен оештыру яңа дәрәҗәгә чыкты - әйтик, узган елның августыннан Иннополиста пассажирларны киләчәк пилотсыз автомобильләрен йөртәләр.

Быел җәй безгә Сезнең белән яңа этап - заманча цифрлы телевидение искергән аналоглы телевидениене тулысынча алмаштырачак. Безнең халык 20 Гомумроссия каналын бушлай карый алачак! Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, төбәк телеканаллары телевизор экраныннан юкка чыкмаячак, аларны аналоглы форматта карау гадәти төймәләрендә булырга мөмкин.

Бүген элемтә һәм телекоммуникацияләр үсеше дәрәҗәсенә Татарстанның инвестицион җәлеп итүчәнлеге перспективалары да, гражданнарыбызның тормыш сыйфаты да бәйле. Республикада яшәүчеләрнең 80% тан артыгы электрон хезмәтләр ала, актив рәвештә сервислар үсеш ала, алар ярдәмендә халык мөһим карарлар кабул итүгә йогынты ясый һәм хакимиятләрнең эшен бәяли ала – «Халык контроле» һәм «Халык инспекторы», тормышыбызның барлык юнәлешләре диярлек цифралаштырылган. Безнең министрлык һәм республика Хөкүмәтенең бурычы - киләчәктә дә элемтәнең югары технологияле тармакларын тотрыклы һәм алга таба үстерү өчен барлык шартлар тудыру.

Язмышыбызны элемтә тармагы белән бәйләүчеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз! Алда сезне — яңа технологияләр кертү, заманча мәгълүмат киңлеген формалаштыру буенча зур һәм җаваплы эш көтә. Безнең илдә радио һәм элемтә булдыруның чишмә башында торган, тармакны торгызуга һәм ныгытуга зур өлеш керткән ветераннарга аерым рәхмәт белдерәм. Бәйрәм белән!

ТР Премьер-министры урынбасары –                                    

ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры

Роман Шәйхетдинов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования