Радио һәм элемтә көнендә тармак хезмәткәрләре ТР Элемтә министрлыгында киңәйтелгән киңәшмәгә җыелдылар

7 май 2019 ел., сишәмбе

Бүген радио һәм элемтә көнендә ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгында Татарстан предприятиеләре белән киңәйтелгән киңәшмә узды. Анда эшнең башлангыч йомгаклары ясалды һәм тармакның киләчәк үсеше буенча төп планнар билгеләнде.

Киңәшмә башында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов «Таттелеком» ГАҖ генераль директоры Айрат Нуретдиновны тәкъдим итте. Министр аңа яңа урында уңышлы һәм нәтиҗәле эш теләде, шулай ук «Таттелеком»ның элеккеге җитәкчесе Лотфулла Шәфигуллинга рәхмәт белдерде.

Роман Шәйхетдинов «Россия Федерациясенең цифрлы икътисады» милли программасының федераль проектлары турында искәртте, аларны гамәлгә ашыруда Татарстан актив катнаша. Бу «Норматив җайга салу», «Мәгълүмати инфраструктура», «Мәгълүмати иминлек», «Цифрлы икътисад өчен кадрлар», «Цифрлы дәүләт идарәсе», «Цифрлы технологияләр» кебек проектлар. Министр предприятиеләрне халыкның тормыш сыйфатын һәм икътисадның конкурентлылык сәләтен арттыру, шулай ук глобаль цифрлы киңлекне формалаштыру өчен төбәкнең цифрлы трансформация процессларында активлашырга һәм катнашырга чакырды.

Министр тармак эшчәнлегенең төп юнәлешләренә аерым тукталды, аларның берсе – Интернет челтәренә киң полосалы керү мөмкинлеген үстерү, аның үтеп керү дәрәҗәсе 77% тәшкил итә. «Россия Федерациясенең цифрлы икътисады» программасы кысаларында Интернетка республиканың социаль әһәмияткә ия объектларын – ФАПларны, белем бирү учреждениеләрен, җирле үзидарә органнарын тоташтырырга кирәк булачак. Шул ук вакытта бу авылларда яшәүчеләр чыбыклы киң полосалы Интернетка тоташу мөмкинлеге алачак.

Кәрәзле элемтә үсеше темасына күчкәндә, Роман Шәйхетдинов Иннополиста виртуаль чынбарлыкта әйберләр һәм технологияләр өлкәсендә 5G челтәрен гамәли куллану буенча гамәлгә ашырылган эш кейслары турында хәбәр итте. Ул элемтә операторларына Татарстанның биш пилот зонасында – Казанда (Ямашев ур.), Яр Чаллыда (КАМАЗ заводы территориясе), Әлмәттә, Иннополиста һәм Арчада 5G җәелдерү өчен ешлык бүлеп бирүгә гаризалар рәсмиләштерергә тәкъдим итте. Министр шулай ук операторлар алдында республиканың барлык эре шәһәрләрендә, район үзәкләрендә һәм эре сәнәгать зоналарында «әйберләр Интернеты» челтәренең йөз процентлы капламасын тәэмин итү бурычын билгеләде.

«Быел җәй регионның цифрлы эфир телевидениесенә күчүе кысаларында ветераннарга цифрлы кабул итү өчен җиһазлар сатып алуда һәм урнаштыруда ярдәм итүләрен сорыйм», - дип мөрәҗәгать итте Роман Шәйхетдинов тармак предприятиеләре җитәкчеләренә. Ул шулай ук элемтә операторларын республика телеканалларын кабельле телевидение челтәрләрендә һәм IPTV өченче дистә позицияләрендә трансляцияләүне тәэмин итәргә өндәде.

Киңәшмә кысаларында шулай ук төбәкара компетенцияләр үзәге – Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы директоры чыгыш ясады.

Чара ахырында тармакның иң яхшы хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасы узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования