Роман Шәйхетдинов тармак ветераннарын радио һәм элемтә көне белән котлады

7 май 2019 ел., сишәмбе

Бүген төбәкара компетенцияләр үзәгендә - Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумында Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы һәм "Мәгълүмати технологияләр үзәге - КТИТС" ветераннарының очрашуы узды.

Ветераннарны ТР Премьер-министры урынбасары – Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов котлады. Ул билгеләп үткәнчә, бу бик күркәм традиция – өлкәннәр көнендә генә түгел, һөнәри бәйрәмдә дә очрашу, ветераннарга үсеп килүче буын белән эшләүләре өчен рәхмәт белдерде һәм җыелган кешеләргә гаиләләрендә иминлек теләде.

Министр котлавларына ТР Элемтә министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе, 1993-2005 елларда ТР элемтә министры Ринат Җәләлов, шулай ук КТИТС үзәге директоры Юрий Багров кушылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования