Татарстанда 13 нче майда телепрограммалар өзелеп торырга мөмкин

8 май 2019 ел., чәршәмбе

Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы республика халкына 13 нче майда "ТРПЦ" филиалы объектларында план буенча ремонт эшләре турында хәбәр итә. Шуңа бәйле рәвештә ТРда аналог һәм цифрлы эфир телевидениесе һәм радиотапшырулар программалары сүндерелеп торырга мөмкин.

13 нче май көнне Теләче муниципаль районының Әбде, Актаныш муниципаль районының Аккузово һәм Чүпрәле муниципаль районының Алешкин-Саплык торак пунктларында сүндерелергә мөмкин.

Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы халыкны үткәрелә торган эшләргә аңлап карауларын сорый.

Фото: www.pexels.com

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования