Татарстанда 14-15 нче май көннәрендә телепрограммалар өзелеп торырга мөмкин

13 май 2019 ел., дүшәмбе

Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы республика халкына 14 һәм 15 майда "ТРПЦ РТ" филиалы объектларында план буенча ремонт эшләре турында хәбәр итә.

14 нче майда Буа муниципаль районының Ташкичү, Актаныш муниципаль районының Пучы, Зәй һәм Кукмара торак пунктларында сүндерелергә мөмкин. 15 нче май - Актаныш муниципаль районының Киров исемендәге совхозында.

Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы халыкны үткәрелә торган эшләргә аңлап карауларын сорый.

Фото: pexels.com

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования